ЛЕНИНГРАД КАҺАРМАНЫНА – ИСТӘЛЕК МЕДАЛЕ
Узган якшәмбедә илебез халкы Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулуны билгеләп үтте. Әлеге тарихи вакыйга уңаеннан мөрәҗәгатендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәрне саклауда, аны чолганыштан коткаруда йөз меңләгән татарстанлы катнашуын билгеләп үтте.
Аларның яртысына якыны яу кырында ятып кала. Кызганыч, хәзер Ленинградны саклап көрәшкән райондашларыбыздан дәһшәтле сугыш турында Бакшанды авылында туган Хәмит Маметов (сулда) кына сөйли ала. Хәзер 96 яшендәге ветеран Шәмәрдәндә улы Зөфәр, килене Рәсимә тәрбиясендә яши. “1942 елда Волховтан Ленинград фрнтына күчтем. Фашистларны Ладога күленә кертмәс өчен сугыштык. Авырлыгы 96 килограммга кадәр булган реактив снарядлар белән эш иттек. Рельсларга сигезәрне куябыз да, “огонь” дигән команда була. Немецларның окопларына шуларны очырабыз, исән калганнары аз булгандыр. Берсендә дүрт көн туктаусыз атыш булды, күпме тонналап снаряд очкандыр, әле дә шаккатам. Ленинградны азат иткәч, Эстония ягына чыктык. Пехота артыннан барабыз, аннары Ригага барып чыктык, Латвиягә килеп җиттек. Балтыйк буен немецлардан чистарттык”,– дип сөйли дошманга “Катюша”лар снарядлары яудырган ветеран. Күрсәткән батырлыклары “Ленинград оборонасы өчен”, “Батырлык өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән билгеләнә. 1946 елның ноябрендә туган ягына кайта. Тормыш иптәше Хәлимә белән 3 кыз, бер ул үстерәләр.
Узган шимбәдә башкарма комитет җитәкчесе Марат Кәримов Хәмит Вафа улына “Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 75 еллыгы хөрмәтенә” дигән күкрәк билгесен тапшырды, озын гомер, саулык теләде. Аны әлеге вакыйга уңаеннан котларга социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, хәрби комиссар Фәнис Закиров, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев та килгән иде. Шушы ук делегация истәлек медален Ленинград блокадасында булган Ренат Исхаковка да тапшырды. Сугыш башланганда дүрт яшьтә булган Ренат Сандык улы дошман камалышындагы шәһәр тормышы турында әллә ни хәтерләми дә. Фарфор заводында эшләгән әтисе кулына корал ала. Ленинград азат ителгәч, әнисе Зәйтүнә өч баласы белән Балтач районының әти-бабалары гомер иткән Салавыч авылына кайта. Сугыш беткәч, Ренат Исхаков Ленинградта шофер булып эшли һәм 2003 елдан Лесхоз картлар йортында “Безнең кадерле ветеран” проекты буенча бирелгән аерым бүлмәдә яши. Биредәге тормышыннан бер дә зарланмый ул. Марат Кәримов күкрәгенә истәлек билгесе беркеткәндә дә туктаусыз рәхмәт сүзләре әйтте. “Блокадник”ны ветераннар советы рәисе Расих Сабиров та тәбрикләде.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев