Лесхоз Сабантуе
17 нче июньдә Лесхоз бистәсендә татар халкының мили бәйрәме – Сабантуе гөрләп узды.
Ул кыр эшләре тәмамланганнан соң оештырыла торган бәйрәм. Бу бәйрәмне бөтен кеше ярата, балалар да,өлкәннәр дә актив катнаша: көрәш, ат чабышы, йомырка кабып йөгерү, чиләк белән су ташу,капчык киеп йөгерү шикелле уеннар халык күңеленә хуш килә. Абсолют батыр булып Шиһабетдинов Илназ калды, аңа йола буенча сарык тәкәсе буләк булып бирелде.
Фото: http://rdk-saby.do.am
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев