Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Лесная сказка» сабалыларны һәм килгән кунакларны урмандагы әкият илендә ял итәргә чакыра

Күпләрнең Саба-Лесхоз автомобиль юлында «Лесная сказка» дип язылган сервис билгесен күргәне бардыр.

erid 2VtzquhUjRs

 

  Кыр ышыклау  полосасыннан агач­тан эшләнгән ниндидер  корылмалар күзгә  чыланып  китә. Ә юлга  борылып  эчкәрәк  керсәң, гаҗәеп әкияти манзара ачыла. Үзеңне башка  дөньяга эләккәндәй хис итәсең. Рас «Лесная сказка»,  ягъни “Урман әкияте” икән, ул, чыннан  да, шулай  булырга тиеш тә. Бер дә башкача түгел.

Шәхси эшмәкәр Рифкать Фәх­ретдиновның әлеге  әкияти территорияне тудыра  башлаганына 12  ел  узган. Хәзер 22 гектарлы мәйданлы зонада үсеп чыккан йортларны-корылмаларны санап чы­гарга   кул бармаклары  җитми. Булдырган дип  сокланырга гына  кала. 

Рифкать Ринат   улы бик тә  күп­кырлы  бизнес  вәкиле. Ташкент Ка­зан федераль  университетын, Агроинженерия буенча аспирантура, Россия  Федерациясе Президенты һәм Хөкүмәте  каршындагы Мәскәү муниципаль  идарә, халык  хуҗалыгы  академияләрне тәмамлаган.  Техник  фәннәр магистры һәм бакалавры.  Үзбәкстан Республикасы яшьләр  премиясе лауреаты  (яшьләр белән социаль  эшчәнлеге  өчен). Көньяк Кореядә,  Төркиядә, Мәскәүдә ба­­сылган  30дән  артык  фәнни мәкаләләр  авторы. Ни белән генә шөгыльләнмәгән. Хәтта Казанда ачкан шәхси балалар бакчасының исеме дә “Сказочный” булган  аның. Яшь буынны тәрбияләүдә бай  тәҗрибәсе һәм  уңышлары булган Рифкать Фәхретдинов шу­шы әкияти дөньяны хәзер Саба  җиренә   күчерде.

 “Лесная  сказка” кунакханә-күңел ачу комплексы - та­би­гать­тә актив ял көннәрен үткәрү өчен беркайда  булмаган иң яхшы урынга әйләнде. Биредә  берьюлы 180 кеше  урнаша  ала. Комплексны районга   спорт  ярышларына, күнегүләр үткәрергә  килүчеләр аеруча   якын итте. “Баштагы  планнар  буенча  биредә җәйге  лагерь гына эшләргә тиеш  иде. Ә тормыш бер  урында гы­на тормый. Соңгы  елларда  Саба инфраструктура зур үсеш алган районга әверелде. “Сабантуйда”гы тәлинкәгә ату комплексында, Лес­хозда  су  спортында, “Нарат” боз сараенда, “Саба-Арена”да, “Аргамак” картодромында үт­кәрелгән ярыш­ларга Россиянең иң ерак төбәкләреннән   киләләр. “Лесная  сказка” аларның буш  ва­кыты өчен менә  дигән  мөм­кинлек. Спортчылар резина түшәмәле һәм пляж футбол кырларында туп тибә, волейбол, баскетбол уйный ала. Комплекста 20 кеше сыйдырышлы 13 йорт, шулай ук  зур компанияләр өчен 24 урынлы ике өйчек бар. Россия һәм Татарстан әләмнәре төсендәге йортлар җылытыла, һәркайсында кухня зонасы, санузел, душ кабинасы, микродулкынлы мич, электр чәйнеге бар. «Лесная сказка»да корпоратив ял, спорт җыеннары, чыгарылыш кичәләре, юбилейлар, туйлар, тантаналы чаралар, Яңа ел чаралары оештырырга мөмкин. Моның өчен 100  урынлы ресторан   бар”, – дип  сөйли  эшмәкәр.

Экстрим + экзотика

Мәгълүм рекламада әйтелгәнчә, “это еще не все”. Әйтик,  Өтернәс  авылы  янында ачылачак  тау  чаң­гысы трассасына шуарга чит­тән берничә көнгә килүчеләр өчен дә “Лесная  сказка”  ерак  ара түгел. Биредә мунча  кереп тирдән арынырга, башка уңайлыклардан  файдаланырга була. Экзотика  ки­рәкме, территория буйлап  экскурсия яса, кырга  чык,  урманга кер, великаннар тормышын чагылдырган  экспонатлар белән,  Татарстан символлары белән таныш. Эстрим теләсәң, купельга кереп юын, тандырда түшкәсе белән  сарык  кыздыр, “Учак”, “Мангал”  зоналарында   җырлап-биеп,  гитара  уйнап ял ит.  Актив ял итү өчен көймә, катамаран, велосипедлар, чаңгы, шулай ук спорт корылмалары һәм таулар бар. Киләсе елда  Бөрә   елгасына башлангыч биргән чишмә суында муниципаль пляж  ачылачагы турында да ишетми  калмагыз. Кеше  күпчелек очракта кайда  ял итәргә тели? Әлбәттә, су буенда. Моңарчы районда буада-елгада  коенучыны штрафка тартсалар, хәзер комплекс  кунакларын  культуралы пляж   көтеп алачак. Кыргый юл белән (дикарем) ял итү дә бар бит әле. Рифкать  Фәхретдинов табигать белән  шул рәвешле туганлашырга  яратучыларның да  теләген   күздә тотып эшли. Комплекның  бер почмагында зур булмаган каенлык бар. Киләсе елда кунаклар агачлар  арасында үзләре палатка корып, чын мәгънәсендә кәеф-сафа  кора  алачаклар. Су,  санузел бар, интернет, мультимедиа шулай ук исәпкә  алынган. Шуның өстенә монда “Әкияти  фермер”  зонасында сез йорт хайваннарын һәм кошларны: тавыкларны, казларны, сарыкларны, бытбылдыкларны, күркәләрне, куяннарны күзәтә аласыз. Фермер белән ризык  мәсьәләсендә киңәшләшеп, аларга    ашарга  алып  килергә дә  мөмкин. Монысы балалары белән  ял итәргә  килгән әти-әниләр  өчен. Алга таба    сүз  шул  хакта.

“Кулами” куллар белән  дигән   сүз

  Былтыр Дәүләт Думасының креатив индустрия турында закон проекты  кабул иткәнлеген һәм 2025  елның  февралендә  көченә  керәчәген ишеттегезме икән? Кыскача әйткәндә, тарихи-мәдәни  мирасны  файдаланып, иҗади эш­чәнлекне, халык һөнәрчелеген, сынлы һәм декоратив-гамәли сән­гатьне, кинематографияне, гастрономияне һәм башкаларны үстерү турында сүз  бара. Ә 2012 елда “Күк капусы”,  “Мәдинә: мәхәббәт  сынаулары”, “Рудольф Нуриев”  фильмнары продюсеры булган, шәхси  бакчада  ун  ел балалар тәрбияләгән  эшмәкәргә шул гына  кирәк.

“Закон көченә  керү белән без шуның  кысаларында үз проектыбызны  тәкъдим итәргә  җыенабыз. Ул “Кулами” дип исемләнде һәм  һәр  татар  кешесенә таныш булачак,  башка  телдә дә җиңел әйтелә. Логотипка   килгәндә – ул иҗат итүне гәүдәләндергән ачык куллар, милли түбәтәйле, фартуклы, “Батырлар  ярышы”  эмблемасы төшерелгән фиксик. Безгә татар колориты мөһим. Үзебезне район экосистемасынның бер өлеше итеп  күзаллыйбыз, шушы инфраструктурада бердәм  комплексны барлыкка  китерәбез. Тиздән бу системага Сабада ачылачак  мультимедиа  музее да  кушылачак. Бердәм креатив индустрия  бер-берсен   көчәйтә.  Синергетика  эффекты барлыкка  килә. Образлы әйткәндә,  ул бергә берне кушкач ике түгел,  ә биш  яисә ун була дигәнне күздә тота. Шушы  мультипликатив эффектны  кулланма итеп  алырга  тәкъдим итәбез. Без ата-аналар балалары белән  “Лесная  сказка”га ял итәргә  килсеннәр өчен “Кулами”  проекты белән  республика һәм федераль дәрәҗәгә  чыгарга, “Креатив индустрия”нең  авыл җирендә гамәлгә куелуын күрсәтергә телибез. Гаилә  кыйммәтләрен  саклау  алгы  планга  куелганда шулай булырга тиеш тә.  Киләсе  елда Сабада  балалар  иҗат  үзәге  ачылачак. Металл, агач эшкәртү, кул эшләре, чүлмәкче, мозаика остаханәләре, 3D, судомодельләштерү, робот техникасы, авиамодельләштерү, автомодельләштерү, экология-биология юнәлеше, мавыктыргыч физика кабинетлары булачак. Без аларда  шөгыльләнүчеләрне укытучылары белән җәйге   чорда комплекска әти-әниләре белән ял итәргә  килгән балаларны эшмәкәрлеккә  өйрәтергә җәлеп итәргә телибез. Республика  Рәисе әйткәнчә, хәзерге заманда үзең ни булдыра  аласың, шуны  түгел, ә базарда  соралганны эшләү  мөһим. Кул-аякны гына  түгел, башны  эшләткәндә, балалар  да  маркетплейсларга  куярлык мозаика, чүлмәк һәм башкасын  ясарга  өйрәнә  ала. Бу  –   башлангыч маркетинг дигән сүз. Бервакыт миңа Мәскәүдә узган конференциядә бер ханымның, без ак  йомырка гына  сатып  алабыз, буялганын түгел, дип  сөйләгәнен ишетергә туры  килде. Утыз  яшьлек шәһәр кешесе кызыл тавыкның үз төсендәге йомырка салганын белми икән.  Без комплекста бытбылдык үстерәбез, тавыклар  асрыйбыз һәм балаларга аларның ничек тукланганнарын,  бәрәңге ничек үскәнен күрсәтә алабыз. Балалар бытбылдык йомыркасының тимгелле икәнен белеп үсәчәк. Гомумән, район яшьләрендәге кызыксынуны, потенциалны кү­рәбез һәм алар белән эшләргә генә  кирәк. Шуңа  күрә  “Кулами” проекты презентациясен район башлыгына  тәкъдим итеп, яклау табарбыз дип   уйлыйбыз. Проект белән  спорт, эчке, индустриаль,  авыл туризмнарын  юнәлешләрен колачлый һәм   фе­дераль дәрәҗәдә тормышка  ашыра  алачакбыз”, – дип сөйли Рифкать  Фәхретдинов.

  Ул киләсе  елда “Әкияти  фермер”  зонасында асралган сарыклар  санын да  300гә җиткерергә план­лаштыра. “Урман әкияте” комплексын  үстерүдә  2012-2015  елларда дәүләт ярдәменнән  файдаланган эшмәкәр  бу юлы “Агростартап” программасына  исәп тота. Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, башка төбәкләрдән   ял итәргә ки­лүчеләрнең бәрән итеннән кыздырылган шашлыкка, башка блюдаларга   өстенлек  биргәннәрен  күрү дә моңа этәргеч биргән. Алар ризык булудан тыш ата-бабалар гореф-гадәтләре  чагылышы итеп тә карала. 

Соңгы  сүз итеп Рифкать Фәх­рет­динов бизнесы  социаль юнә­лешле икәненә басым  ясарга  кирәктер. Эшмәкәрлек итүчеләр асылда акчаны   күбрәк эшләүне алгы  планга куйса, аның  максаты бүтән.  Бизнес хакына бизнес турында   сүз бармый. “Урман әкияте” эшчәнлеге патриотизм чагылышы  да. Биредә  ватанны яратырга   сүз белән түгел, ә табигатькә мәхәббәт, тарихи-мәдәни символлар  аша өйрәнәсең. Ял итәргә, районда барган  ярышларга  катнашырга  килүчеләр комплекстагы шартлардан канәгать икәнлеге турында сайттагы  комментарийлар  да  ачык  сөйли. Инде Риф­кат Ринат  улының телефоны хәзердән  үк Яңа  елны биредә каршыларга теләүчеләр  заявкалары белән  тулган.  Киләсе елга  йортлар газ кертеләчәге “Урман әкияте”нә кышкы  айларда да  кунакларны тәүлекле  режимда  кабул итү  мөмкинлеге тудырачак. Димәк,  ишекләр һәрчак  ачык булачак. Әкият иленә рәхим итегез дияргә генә кала.

Комплексның  адресы: Татарстан Республикасы, Саба районы, Байлар Сабы, Сказочная урамы, 1

Реклама Рекламодатель ООО "Иновар" ИНН 1660351737

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев