Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Лесхоз бистәсендә балалар өчен оештырылган җәйләү төгәлләнде

Җәйге ял сәгатьләре мәчет каршында бер атна элек оештырылган иде. Кыска гына вакыт аралыгында 30лап бала Ислам диненең беренчел күнекмәләре белән таныштылар.

   Мәчет имамы Әхмәд хәзрәт Сафин балаларга тәһарәт алу, намаз уку тәртипләрен өйрәтте. Шулай ук  кызлар-малайлар кыска сүрәләр ятладылар,  дин әдәпләренә өйрәнделәр. Саф һавада оештырылган күңел ачу чараларын оештырырга Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәм итте. Җәйләү төгәлләнәсе көнне балаларга биредә алган белемнәре, активлыклары өчен  тапшырылган жетоннар белән аукцион оештырылды. Һәркемгә үз тырышлыгы һәм җәйләүгә теләп йөргәне өчен бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмгә әти-әниләр, әби-бабайлар да килгән иде. Ахырдан чарада катнашучылар пылау, коймак, төрле тәм-томнар белән сыйландылар.

“Оныгыбыз Саматка бик ошады биредә. Җәйләүне бөтен шартын туры китереп оештырганнар. Динебезнең асылын балаларга үзләре аңлый торган дәрәҗәдә бик матур итеп аңлата белә Әхмәт хәзрәт. Өйрәнгәннәре барысы да үзләре өчен бит. Балаларыбыз шушы изгелек юлыннан тайпылмыйча сау-сәламәт булып, рәхим-шәфкатьле булып үссеннәр иде. Барлык әти-әниләр исеменнән оештыручыларга рәхмәтебезне җиткерәбез”,- дип уртаклашты Вәсилә ханым Мөхәммәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев