Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Лесхоз бистәсендә яшәүче Бибинәфисә Мифтаховага 95 яшь тулды

Олы юбилее уңаеннан ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды. Юбилярны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова һәм Мишә авылы җирлеге башлыгы Азат Гатиятуллин тәбрикләде.

   Бибинәфисә апа 1928 елның 24 сентябрендә  Килдебәк авылында дүртенче бала булып дөньяга килә. 4 еллык мәктәпне тәмамлагач, "Яңа тормыш" колхозында эшли башлый. Сугыш вакытында урак ура, төнлә атлар көтә. Нәфисә әби ферма мөдире булып та  эшли. Шул вакытларда үгез җигеп сука сукалый, фронттагы солдатлар өчен оекбаш, бияләй бәйли. 1950 елда Лесхоз бистәсенә күченеп киләләр. 1955 елда Кыям Имаметдин улына(1920-1979) кияүгә чыга. 1975 елдан пенсиягә чыкканчы ОРСта ипи пешерүче булып хезмәт итә. 1983 елда лаеклы ялга чыга. Хезмәтләре өчен   “Бөек Җиңүгә 40 ел”, “Бөек Җиңүгә 50 ел”, “Бөек Җиңүгә 55 ел”, “Бөек җиңүгә 70ел” медальләре белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев