Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Лесхоз бистәсендә яшәүче Наилә Ишмөхәммәтова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Юбилярны район башлыгы исеменнән Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Баһманов, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Мишә авыл җирлеге башлыгы Азат Гатиятуллин котлады.

                  Наилә Гаптерәүф кызы Ишмөхәммәтова 1929  елның  8 маенда Саба районы Олы Нырты авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында ала. Аннан  Завод Нырты җидеьеллык мәктәбен тәмамлый. Наилә апа сугыш чоры баласы. Әтисе Гаптерәүф белән бертуган абыйсы сугышка китә. Аның да балачагы башка балалардан аерылмый. Ул колхоз эшләрендә актив катнаша, барлык авырлыкларны үз җилкәсендә татый. Өлкәннәр белән бергә басуда көлтә бәйли, симәнә ташый, урман кисәргә йөри.
      1948 нче елда  унтугыз яшьлек кыз Казахстанның Караганда шәһәренә барып урнаша. Чит җирдә кызга әнисенең бертуган энесенең гаиләсе зур ярдәмче һәм терәк  була. Наилә апа гомере буе Караганда шәһәрендә яши. Кияүгә чыга, өч бала  үстерәләр.  Ул лаеклы ялга чыканчы шахтада эшли. Тырыш хезмәте өчен Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән  бүләкләнә. 
      Наилә апа күп кайгылар күрә. Ул ирен һәм өч баласын мәңгелеккә озата. 
 2023 елдан Лесхоз бистәсендә бертуган абыйсының кызы белән кияве- Насыйбуллиннар  гаиләсе тәрбиясендә тыныч картлык кичерә. Игътибарлары һәм җылы карашлары өчен аларга рәхмәтләр укый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев