Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ачылуга 20 ел тулды: бүген анда 79 кеше дәүләт тарафыннан тәр­бияләнә [фото]

Фәкыйрьлек һәм ятимлек ишегемне килеп какмас дип әйтмә, диләр. Картайган көнеңдә казна йортына барып утыруың да ерак йөрми.

Тормыш чынбарлыгы шундый: картлар йортлары беркайчан да буш тормый. Кемдер, башка барыр җире булмаганлыктан, соңгы тукталыш дип, сөенә-сөенә килә. Кемнәрдер олыгайгач карарга кешесез кала, кемнеңдер балалары миһербансыз булып чыга. Кайсын нинди ачы язмыш җилләре китергәндер – хәзерге вакытта Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат йор­тында 79 кеше дәүләт тарафыннан тәр­бияләнә. Тагын 4 кеше күрсәтелгән хезмәт өчен үзе түләп яши. Шуларның 59ы – ир-ат, 24е – хатын-кыз. Иң өлкән әби Шәмсенур Галимуллинага – 90 яшь, иң олы бабай Вафи Фәйсханов 1934 елгы.

Социаль учреждение инде 20 ел язмыш кыерсытканнар өчен сыену урыны булып тора. Биредә алар үзләрен иркен, җәмгыятьнең тулы хокуклы кешеләре итеп тойсын өчен күп уңайлыклар тудырылган. Әлбәттә, 20 ел эчендә элек пионер лагере ролен үтәгән бина үзенә ремонт кирәклеген  сиздерә башлады. Нәтиҗәдә май аенда “Ремонтстройсервис” җәмгыяте шул максаттан эшкә кереште.

 

“Ремонтка 88 миллион сум акча каралган. Иң элек кер юу бүлмәсе белән мунча комплексы заманча яңартылды. Ятып кына торучыларның урын-җир­ләре көн саен юылырга тиеш. Санитария-эпидемиология таләпләре барлык шартларга туры китереп үтәләчәк. әйтик, юыласы кер белән юылганы беркайчан да “очрашмаячак”. Ашханәле кухняда да (азык-төлек блогы) ремонт төгәлләнде. Мунчада “Хамам” бүлмәсе дә ясалды. Хәзер ремонтчыларның төп бинага керүләре көтелә. Тернәкләндерү процедуралары өчен тоз, парафин, кул-аяк ваннасы, дәвалау физкультурасы бүлмәләре дә булдырылачак. Шулай ук 2нче катка менү өчен лифт эшләнәчәк, территория төзекләндереләчәк. Барлык чаралар да учреждениедә яшәүчеләр­нең тормыш сыйфатын яхшырту максатында күрелә”,– ди интернат йорт директоры Рөстәм Равилин.

 

Матди-техник яңарыш өлкәннәрнең һәм инвалидларның сәламәтлеген яхшыртуга юнәлдерелгән проектлар белән дә ныгытыла. Учреждениедә 2020 елдан “Даими рәвештә озак вакытка карап тору системасы” пилот проектының гамәлгә ашырыла башлавы моңа ачык мисал. өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларның социаль һәм медицина хезмәтләренә ихтыяҗ артуы дәүләт тарафыннан әнә шул рәвешле җайга салынды. Әлеге система – “Демо­графия” милли проектының “Өлкән буын” федераль программасының бер юнәлеше. Аның төп максаты – өлкән буынның гомер озынлыгын арттыру һәм үлем санын киметү. Асылында сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең ведомствоара хез­мәт­тәшлеге ята. Моның өчен учреж­дениедә озак вакытлы карау системасын кертү һәм мультидисциплинар ко­манда нигезләмәләре эшләнгән. Әле­­ге системаны гамәлгә ашыру өчен җаваплы социаль хезмәткәрләр өчен вазифаи инструкцияләр расланган. Бе­ренче эш итеп мөмкинлекләре чик­лән­гәннәргә индивидуаль җиһазлар (күп­функцияле караватлар, күчерелмә юын­гычлар, мендәр-креслолар, арка өчен терәнгечләр һ.б,) алганнар.

 

“Хез­мәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы йөкләмәсе нигезендә барысы 79 кеше протиплаштыру буенча 4 категориягә бүленде. Ярдәмгә мохтажлыкның 1нче баскычына 13 кеше керде. Алар – күпмедер дәрәҗәдә үзләрен үзләре карый алучылар. Икенче баскычтагылар, ягъни көн саен 3 тапкырга кадәр хезмәт  күрсәтү кирәклеләр 15 инвалид. Коляскага да утыра алмаучы 7 кеше мохтажлыкның 3нче баскычында тора. Алар янында утырып тору өчен штатка 3 сиделка алынды. Алар озак вакытлы карау системасындагыларның хәлен махсус бланкка теркәп бара. Начараеп китүчеләр белән шәфкать туташлары шөгыльләнә. Гомумән, пилот проектында медик, физиотерапевт, ЛФК белгече – барыбыз да катнаша. Тернәкләндерү чаралары шәхси дә, төркемләп тә үткәрелә. Учреждениедә яшәүченең сәламәтлеге торышыннан чыгып хезмәт, китап һәм тавыш терапиясе, эрготерапия, гарденотерапия һәм башка социаль технологияләр кул­ланыла. Кулларның вак моторикасын үстерү өчен бармак гимнастикасы, җанландыру сәнгате, стринг арт (кадаклар һәм җепләрдән картина ясау) кебек яңа гамәлләр дә кертелде. Алар ярдәмендә хәрәкәт функциясе, сөйләм активлаша, хәтер, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләре яхшыра”,– ди социаль эш буенча әйдәп баручы белгеч Лиана Вәлиева.

 

Хезмәт терапиясе дигәннән, интернатта торучыларның куян үрчетү, умарта карау, яшелчә үс­терү белән шөгыльләнүе өчен тудырылган шартларны җитәкчегә ияреп территория белән танышканда да күрдек.

 

Эш барышында социаль хезмәттән файдаланучыларга карата системаны дөрес кулланганда уңай нәтиҗәләр озак көттерми. 2020-2022 елларда 18 инвалидның өлешчә яки тулы мөс­тәкыйль тормыш алып бара башлаула­ры – моның ачык мисалы. Тәрбия­лә­нү­челәр интернаттагы шартлардан ка­нәгать.

 

“Мин бирегә 2020 ел башыннан килдем. Кул эше, бәйләү белән ма­вы­гам, үзешчән сәнгатьтә катнашам, җиңел атлетика белән шөгыльләнәм. 2021-2022 елларда ярышларга барып, җиңүче булдым, призлы урыннар алдым. Мин үземне һәряктан мөстәкыйль кеше итеп хис итәм”,– ди Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән тулы бүлмәдә яшәүче Светлана Ермолаева.

 

Алар барысы да интернат-йортның эшчәнлеге, яшәеше белән һәрдаим кызыксынып торган хөкүмәтебезгә, районнар җи­тәкчеләренә, игелекле эшмәкәрләр, волонтерларга, киң җәмәгатьчелеккә чын күңелдән рәхмәтле. Өлкәннәрнең хә­ленә керә алган, аларны сөендерергә мөм­кинлек тапкан мәрхәмәтле кеше­ләр­нең күп булуы да сөендерә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев