Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Лесхоз мәчете каршында балалар өчен җәйге ял сәгатьләре оештырыла башлады

Аллаһ йортында дини тәрбия алырга 40ка якын бала йөри

Балалар белән башта намаз укыла. Аннары мәчет имамы Әхмәд хәзрәт Сафин төрле тамаларга  вәгазь сөйли.Беренче көнне, мәсәлән, мөселманнарда сәламләшү, шәригатьчә киенү турында сүз барган. Балалар хәзрәткә кызыксындырган сорауларын да биргәннәр.  Аннары чаралар саф һавада  спорт уеннары., күңелле ярышлар белән дәвам иткән. Биредә уеннар да дини төсмердә уза. Әхмәд хәзрәт балаларга гарәп хәрефләрен өйрәтә, һәр бала тырышлыгына карап  үзенә баллар җыя. Соңыннан шуларга нәтиҗә ясап, һәр бала бүләк алачак. Уеннарны үткәрүдә мәчет әһелләренә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев