Әлифба, әлифба, беренче битеңне...
Тимершык урта мәктәбендә 1 сыйныф укучыларының зур бәйрәмнәре – Әлифба белән саубуллашу кичәсе үткәрелде. Кечкенә дусларыбыз беренче укытучылары Гөлчәчәк Галимова җитәкчелегендә күңелле чарага зур әзерлек белән килгән. Укучылар ярты ел укырга-язарга, кушарга, алырга, сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә өйрәнгәннәр.
Балалар иң элек бәйрәмне өзәргә ниятләгән “Шүрәле” биргән сорауларның дөрес җавапларын табып, аны урманына китәргә мәҗбүр иттеләр. Белем дөньясына алып кергән тәүге дәреслекләренә рәхмәт әйтеп җырладылар, биеделәр. Мәктәп директоры Илфат Галимов балаларны белемгә юлның тәүге баскычын уңышлы атлап чыгулары белән котлап, истәлек бүләкләре тапшырды. Беренчеләрнең уңышлары белән уртаклашырга “Миңгәрагро” җәмгыятенең генераль директоры Денис Алексеев та күчтәнәчләр алып килгән иде. “Мәктәптә яшь буынга белем бирү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган, “Мәгариф” милли проекты юнәлеше буенча максатчан эш алып барыла, социаль объектлар үз бурычын үти”,– диде әти-әниләр исеменнән чыгыш ясаган авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев. Мәктәп милли проект нигезендә 1,753 миллион сумлык яңа җиһаз белән тәэмин ителгән. Чараның инициаторы, полициянең участок вәкаләтлесе Марат Гатин, үзе дә беренчедә укучы кызының әтисе буларак, балаларның тормыш иминлеген кайгыртты. Алар балигъ булмаганнарның эшләре өлкән инспекторы Алина Романова белән 11 укучыга юл билгеләре комплектлары, яктылык кайтаргыч элементлар өләштеләр. Әлифба бәйрәме балалар күңелендә матур хатирәләр калдырды. Агымдагы елда мәктәптә бу китапны өйрәнүчеләр тагын да артачак, беренчегә 20 бала керәчәк.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев