Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Лилия Шакирова: “Асфальттан да йомшак җир юк”

Саба районы сайтында Саба кызы Лилия Шакированың “Кавказ 100 км” ультрамарафонында җиңүяулавы турында уку миндә зур кызыксыну уятты. Башыма иң беренче килгән сораулар шул булды: кем ул Лилия? Нигә безаның турында баштарак белмәдек?

Барысын да читкә куеп, марафончы кызны эзли башладым. Вконтакте челтәрендә чак көч эзләп таптым үзен һәм сораулар белән күмдем. Лилия бик ачык кыз булып чыкты, үзе турында теләп сөйләде. Якташым турында яза башлаганчы тәэсирләремне очраклы танышым белән дә уртаклаштым әле. Ул көлә-көлә: “Әй, ул берүзе генә булгандыр һәм 50 чакрымны да 3 көн буе йөгергәндер”, – дип куйды. Бик хәтерем калды. “Ул 50 километрны 7 сәгатьтән дә әзрәк вакытта йөгергән, үзеңнең көчеңнән килер идеме? Ә менә якташың йөгерә алды!” – дигәч, тынды.

Лилия – Саба кызы. Балачагы Татар Икшермәсе һәм Чәбки Саба авылларында үткән. Сәләтле балалар мәктәбендә укыганда, аның спорт тормышында актив катнашкан. Урта белем алгач, 2007 елда Казан кооператив көлиятенә укырга кергән. Район кулланучылар җәмгыятендә ике ел ревизор булып эшләгән. Казанга киткәч тә сәүдә өлкәсендә эшли.

“Казанда спорт белән үзем өчен генә шөгыльләндем. 2016 елнын 15 маенда беренче тапкыр "Татар ран" ярышларында 3 километрга йөгердем. Ярыштан соң марафончы, спринт ярышы буенча бөтендөнья экс рекордчысы, Пекин шәһәрендә узган олимпия уеннары җиңүчесе Гөлнара Галкина-Сәмитова белән таныштым. Аның белән аралашу миндә йөгерүгә карата кызыксындыру уятты. Мондый “текә” шәхес белән аралашканнан соң, спортка карата бар фикерләрем, карашым үзгәрде. Ай ярымнан соң, шул ук "татар ран" ярышларында катнашып, үзем дә сизмәстән йөгерү белән шөгыльләнә башладым. Бүгенге көндә үземне ярыммарафон, марафон, трейлраннинг һәм ультрамарафон йөгерүчесе дип әйтә алам. Хәзер мин III разрядлы, ярыммарафон буенча спорт мастеры нормаларын үтәргә әзерләнәм. Дөресен әйткәндә, күбрәк ярыммарафоннарда (21 чакрым) катнашам. Үз категориям буенча әлегә гел призлы урыннарда барам. Быел Кавказда ультратрейлда 50 чакрым йөгереп (төгәлрәк булсак, адашып йөгереп 57 чакырымга тулды) хатын-кызлар арасында 1нче урынны алдым, Анапага путевка оттым. Марафонны йөгерү күпкә җиңелрәк. Әзер­лек булганда 30 чакрымнан соң, кал­ган 12сен ничек тә тырышасың. Ә йө­гереп килгәннән соң, асфальттан да йом­шаграк җир юк, әл­бәттә, чирәмлеккә барып җитә алмасаң. Трейлраннингта бө­тенләй башкача, ул ничектер кызыклы, үзен­чәлекле, аны сөй­ләп бетермәслек, аны курергә, тоярга кирәк. Ул ике яклап биек таулар, син шул тар­лавыклардан, кыек басып, егылмасам ярар иде дип йөгерәсең. Бер якта томан арасында тау өстендә тау, болытлар шуңа тияр тимәс йөзә. Тау башларында карлар кызыктырып тора. Эсселектән түзә алмыйча, шул карларга йөгереп барып чумасы килә иде. Ахыргы 15 чакрымны 40 градуста асфальт юлдан йөгердек. Әле җитмәсә, гел тауга каршы. Шулай да бик кызыклы булды, тагын барыр идем”,– дип сөйләде Лилия.

Якташыбыз хәзерге вакытта үзенең проекты өстендә эшли. Аның турында кыскача әйтсәң, җырчылар белән бергә йөгерү була. Кышын күбрәк чаңгыга өстенлек бирә, ә инде җәй коннәрендә өйгә йокларга гына кайта. Хәзер Саба кызы ноябрь аенда булачак трейлранда 100 чакрымга йөгерергә җыена. Психологик яктан моңа әзер. Йогерүдән тыш, шулай ук китаплар укырга ярата, нумизматика белән шөгыльләнә.

“Ә нигә спортны бик яраткач, шуның буенча укырга кермәдең?”– дигән соравыма аның җавабы мине шаккаттырды: “Мәктәптә укыганда театр турында хыяллана идем. Мөмкинлек булу белән спектакльләргә йөрим яки классик концертка барам. Үзем дә артистланырга яратам”,– диде ул. Лилия Шакировага алдагы эшләрендә һәм ярышларында уңышлар теләп калам!

Зөлфәт Галимов.

КДУ студенты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев