Әлмәт шәһәрендә TIMERMAN кышкы спорт төрләре буенча «SNOW FEST-2019» фестивалендә Саба районы спортчысы Руслан Миннегулов абсолют җиңүче булды
1 - 3 февраль көннәрендә Әлмәт шәһәрендә TIMERMAN кышкы спорт төрләре буенча «SNOW FEST-2019» фестивале узды. Өч көн дәвамында спортчылар төрле дисциплиналарда ярыштылар: сноуборд һәм чаңгыларыннан тиз йөрешле шуулар, чаңгыда тау менү, биатлон, чаңгы марафоны 50 км, 30 км, 15 км, 7,5 км һәм 2 км ераклыкларга.
Чаңгы марафонында Саба районы спортчысы Руслан Миннегулов абсолют җиңүче булды.
Шулай ук башка дистанцияләрдә дә безнең район спортчылары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
30 километр дистанциядә «ир-атлар»:
2 урын: Хузин Рамил, вакыты:1: 29.08 (Байлар Сабасы).
Хатын:
15 километр дистанциядә «хатын-кызлар»:
2 урын: Хабирова Сабина, вакыты: 55: 03.81 (Байлар Сабасы);
7,5 километр дистанциядә «ир-атлар»:
1 урын: Галиев Даниль, вакыты: 20: 36.68 (Байлар Сабасы);
2 урын: Вайисов Улугбек, вакыты: 21: 06.79 (Шәмәрдән));
2 километр дистанциядә «ир-атлар»:
3 урын: Хәбибуллин Илдус, (Байлар Сабасы).
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
Фото: http://saby.tatarstan.ru | скриншот инстаграм
http://saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев