Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Логопед Алия Мифтахова: «3 яшь тулуга һәр бала логопедка кү­ре­нергә тиеш»

Ана кеше газиз баласы өчен барысына да әзер. Аз гына чирләп китсә дә, борчуга бирелеп, сабыен терелтү юлларын эзли башлый. Балаларның начар сөйләшүе, теле соң ачылуы – замана чире, ди белгечләр.

Чыннан да, соңгы елларда әлеге проб­лема белән ата-аналар ешрак очраша: бала авазларны дөрес әйтми, тотлыга, я бөтенләй сөйләшми. Баланың теле ачылсын өчен бик күп табибларга, белгечләргә мөрәҗәгать итеп була.

Иң элек, бала начар сөйләшүнең сә­бәпләрен әйтеп китик. Сөйләм  җитеш­сезлекләрен  китереп  чыгаручы  сәбәпләр: ананың йөклелек чорында кичергән авырулары (токсикоз, грипп, наркомания, алкоголь эчемлекләр куллану, стресслар һ.б.), баланың туган вакытта травмалар алуы, шулай ук, кече вакытта күзәтелгән егылулар, имгәнүләр, даими бармак суыру, казналык, тешләр үсешендәге аномалияләр, нәселдәнлек, баланың стресс кичерүе, ата-аналардан игътибар булмавы һәм башкалар.

Статистика мәгълүматларына игътибар итсәк, соңгы елларда 70%ка якын бала мәктәпкә сөйләм кимчелеге белән килә. Ә бит 3-4 яшьлек баланың 800-1000 сүз запасы булып, авазларны дөрес әйтергә тиеш дип белдерә табиблар. Әгәр дә бала сөйләмендә җитешсезлекләр күзәтелә икән, алар үз­лек­тән генә юкка чыкмый. Вакытында авазлар әйтелешендәге ким­челекләрне юк итмәсәң, алар вакыт узу белән ныгый гына барачак. Мәктәпкәчә әлеге җитешсезлекләр юк ителсә, тагын да яхшырак, чөнки дөрес сөйләшмәгән укучы дөрес яза  алмаячак, уку программасындагы материалларны үзләштерү дә авырга киләчәк. Белгечләр баланың сөйләм зонасы  9 яшьтә ябылуы турында  кисәтә, димәк булган вакытны файдалы итеп куллану зарур.

Әгәр дә балагыз авыр сөйләшә икән, иң беренче чиратта балалар табибы белән киңәшләшү кирәк. Ул сезне логопедка, невролог, психолог, дефектолог, стоматолог, лор табибына  җибәрергә мөмкин.

3 яшь  тулуга  һәр  бала  логопедка  кү­ре­нергә тиеш.  Ул баланың сүзлек запасын, аваз­ларның әйтелешен тикшерә. Гадәттә, җи­тешсезлекләр булган очракта, логопедлар балаларны 5 яшьтән шөгыльләнергә ала. Невролог үз тарафыннан җитди авы­рулар булу-булмавын тикшерәчәк. Баланың сөйләме яхшырсын өчен ул төрле дарулар, электродулкыннар белән дәвалау киңәш итәргә мөмкин. Лор табибына да күренү мөһим. Ул баланың яхшы ишетүен тикшерәчәк.  Бала дөрес сөйләшеп китсен өчен,  иң элек сүзләрне дөрес ишетү кирәк. Стоматолог тешләрнең дөрес үсүен, тел керешенең озынлыгын караячак.

Иң  беренче булып баланың җит­ди неврологик чирләре булу-булмавын  билгеләргә кирәк. Баланың сәламәтлеге белән бар да яхшы түгел икән, логопед, психологлар белән эшләргә туры киләчәк.

Соңгы елларда, начар сөй­лә­шүче яки бөтенләй сөйләш­мәүче ба­лалар саны арта, бу нәрсәгә бәйле?

Төгәл генә моңа аңлатма  бирүче юк, кемдер  экология белән дә бәйләргә тырыша. Без югары уку йортында укыганда бер балалар бакчасына  2-3 начар сөйләшүче туры килә иде. Ә хәзер аерым төркемнәр булдырыла, махсус балалар бакчалары ачыла.  Гадәттә, укучыларым авазларны бозып әйтә, яисә бөтенләй әйтә алмый, сөйләмдә телнең грамматик чараларын кулланмый, сүзләрне дөрес бәйләми, сүз байлыгы да  елдан ел кими. Әлеге кимчелекләр үзеннән-үзе бетми, бала белән шөгыльләнергә кирәк. 2-3 айлык сабыйлар үзенчә аралаша башлый, шул чорда әниләр балалары белән туган телләрендә матур итеп,  иң мөһиме, дөрес сөйләшсә яхшы. Балалар әлеге авазларны истә калдырачак, ә соңыннан әйтә дә башлаячак. Бала үсә төшкәч, моториканы яхшырту өчен күнегүләр ясау кирәк. Моның өчен кыйммәтле уенчыклар алу мөһим түгел. Балагызга төймәләрне, вак ташларны аерырга бирегез. Галимнәр тарафынан бармакларның хәрәкәт үсеше сөйләмгә уңай тәэсир итүе күптәннән исбатланган. Әгәр дә 5 яшькә кадәр баланың сөйләме камил түгел икән, ярдәмгә логопедлар килә. Соңгы елларда сулагай балалар артуы да сизелә, аларның сөйләме соңрак формала­шырга мөмкин. Ләкин аларны уң кулга кү­черергә киңәш итмәс идем, чөнки бу зыян гына китерәчәк.

Тел керешенең кыска булуы да баланың дөрес сөйләшмәвенә китерә, бала кайбер авазларны бозып әйтә. Мондый очракларда махсус гимнастика, күнегүләр кулланабыз. Ләкин кайбер очракларда хирург ярдәме дә кирәк булырга мөмкин. Тагын бер проблема турында да әйтеп китәсем килә. Ике теллелек тә сөйләмдә авырлыклар китереп чыгара. Мин әти-әниләргә өйдә бер телдә генә сөйләшергә киңәш итәм, бу бик мөһим.

Ата-аналар куллана торган тагын бер ысул турында әйтеп китмичә булмас. Бала начар сөйләшсә, яисә кинәт тотлыга башласа, күпләр моны күз тию белән бәйләргә ашыга һәм мулла, абыстайларга мөрәҗәгать итеп өшкерүне сорый. Шәригатьтә Коръәннең төрле психик һәм физик  авыруларга карата иң нәтиҗәле дәва булуы күптәннән расланган.

Тотлыгу — җиңел генә дәвалана торган җитешсезлек түгел. Мин өшкереп кенә балага ярдәм итеп булмый дигән фикердә. Бу очракта белгечләр ярдәме кирәк. Гадәттә, логопед психолог, невролог белән берлектә эшли. Тотлыгу сөйләм формалашкач барлыкка килә. Әлеге кимчелек күбрәк малайларда очрый. Тотлыгу ул дефект кына түгел, ә организмның тулысынча авыруын күрсәтә. Тотлыккан балалар тынычсыз була, йоклавы, аппетиты бозыла, кәефе нык үзгәреп тора, хәтта, төнлә бәвелен тотмаска да мөмкин. Тотлыгуның килеп чыгу сәбәпләре төрле. Халыкта гадәттә моны күз тию, баланың куркып калуы белән бәйлиләр. Әмма барысы да күпкә җитдирәк. Бала тотлыга башласа,  димәк, аның организмы моңа бирешүчән бул­ган, һәм кайбер факторлар әле­ге процессны тизләткән. Әти-әни­ләре, үзләре невропатик, авы­­рулар кичергән, баш травма­лары алган балалар тотлыга башларга мөмкин. Шулай ук нерв сис­те­ма­сының зәгыйфь булуы,  йогышлы авырулар кичерү, психик борчулар, стресс та моңа сәбәпче була.

Ата-ана әлеге кимчелекне си­зүгә табиб­ларга мөрәҗәгать итәр­­гә, өйдә тыныч мохит туды­рыр­­га, баласына игътибар­лы булыр­га тиеш. Гомумән, дә­ва­лауны иртәрәк башлаган саен ях­шырак, чөнки вакыт узу белән ул янә барлыкка килергә мөмкин. Мә­сәлән, бала кече яшьтә тотлыкса, үсмер чагында,  җенси өлгерү чо­рында һәм башка стресс ва­кытла­рында тотлыгу янә әйләнеп кайтачак.

Бала белән бергә китаплар уку, ма­тур рәсемнәр карау да файда­лы. Йоклар алдыннан балагыз бе­лән сөйләшегез, хәлләрен со­рашыгыз. Мактау, соклану, яра­­ту сүзләрен ешрак әйтегез, кыч­­кырып сөйләшмәгез, юк­ка ба­­ланы әрләмәгез. Нинди генә бел­­­гечләргә мөрәҗәгать итсәгез дә, шуны истә тотыгыз: балагыз өчен иң мөһим дәва — сезнең мә­хәббәтегез. Ата-ана биргән кү­ңел җылысын беркем дә бирә ал­мый.

Алия Мифтахова,

«Бәләкәч» балалар бакчасының

 укытучы-логопеды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев