Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Луиза Яруллина - авылларында беренче булып педучилищега юл ярган мөгаллимә

Гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган укытучылар династияләрен барлауны дәвам итәбез. Бүгенге сәхифәбез дә берничә буын мөгаллимнәр чылбырын дәвам итүче гаиләләрнең берсе – Кызыл Мишә авылында яшәүче Минһаҗевларга багышлана.

 

 Белем иленә юл яручы....

Луиза Хәким кызы – Минһа­җев­лар династиясенең иң башында торучылардан гына түгел, авылда иң беренчеләрдән педучилище белеме алган мөхтәрәм мөгаллимә. Дөресрәге, Кызыл Мишә авылыннан укытучылар әзерләүче уку йортына юл ярып барган кеше ул. Аларның нәселе электән укымышлылардан санала: әнисенең энесе дә, абыйсы да укытучылар була. Луиза апаның бертуган сеңлесе Зиләфрүз Хәким кызы да  гомер буе балаларга белем бирә.

 1946 елда Тимершык җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң Арча педагогия училищесына (ул чорда уку йорты Үрнәк совхозында урнашкан була) документлар тапшырырга яланаяк җәяүләп килгән кызның тырышлыгы, үҗәтлеге йөзенә чыккан булгандыр. Укытучыларда шунда ук ышаныч тудырган кыз җиң сызганып белем алырга керешә. Беренче курста алар 40лап студент булсалар, икенче курска нибары 8е генә укуын дәвам итә. Луиза апа булачак әдипләр Мөхәммәт Мәһдиев һәм Гариф Ахуновлар белән бер чорда укый.

«Уку бик авыр булды. Дүрт елны яртылаш җәяүләп, туры килгәндә товар поездларына утырып йөреп тәмамладым. Җидееллык мәктәпләр ачылган чор иде. Математика укытучылары җитми. Безнең бер өлешебезне рус теле, икенчеләребезне математика буенча әзерләп, бер ай тагын Мамадышта укыттылар. 1950 елда Тимершык мәктәбенә математика укытучысы итеп билгеләделәр. Бер елдан соң директор эшеннән китеп, миңа ул укыткан Конституция дигән фәнне өстәделәр. Шулай итеп, әкренләп тарих укытучысы итеп әзерләп, гомерем буе әлеге фәнне укыттым», – дип сөйли Луиза апа.

  Яшь мөгаллимә  берничә ел Сатыш, Мәртен авылларында да балаларга белем бирә. Калган бөтен гомерен үзе белем алган мәктәптә эшләргә язган булып чыга: 1956 елда авылдашы Мөхәммәт абый белән гаилә корып, кабат Тимершык урта мәктәбендә эшли башлый. Читтән торып КФУның татар теле һәм тарих факультетын тәмамлый. Ул чорда югары белем алуга Луиза ханым кебек максатчан, укытучы булу теләге көчле булганнар гына ирешә. Сайлаган һөнәренә гомере буе тугры калып, үз өстендә даими эшләүне үзенә максат итеп куйган укытучы ничә буын укучыларына тарих серләрен ача.

һәр баланың йөрәгенә юл таба белә, тәрбиягә авыр бирелгәннәр дә аңа тиз күнәләр. Мәктәптә дә иң авыр эшләрне аңа йөклиләр, чөнки Луиза Хәким кызына тапшырылган эшнең уңышлы башкарыласына ышаналар.

"Иң яхшы инспекторлар – балалар. Укытучыга иң дөрес бәяне укучылары бирә. Аларны алдалап булмый. Укытучыга балаларның ышанычын яулар өчен гадел булырга кирәк. Миңа хәзер дә килеп, балаларны араламый идең, диләр. Бүгенге укыту системасы белән дә кызыксынам, БДИның укытучыларга бар күңелен салып эшләргә мөмкинлек бирмәвенә дә борчылам. Чөнки укучыны да, укытучыны да имтиханнар кайгысы басып алган",–ди тәҗрибәле мөгаллимә.

  Бүген 93нче яше белән барса да, хәтере сынатмый, мәгариф яңалыклары белән хәбәрдар булып, берничә буын шәкертләре хөрмәтендә гомер кичерә. Инде үзләре дә чал чәчле укучылары күчтәнәчләре белән яраткан укытучыларының хәлен белергә ераклардан кайталар. Балалары, оныклары янәшәсеннән китми. Балалары Илдар, Илсөяр, Хәмит, Халидә, Наилә һәрберсе әти-әни үрнәгендә тәрбияле, хезмәт сөючән, тырыш булып, тормышта үзләренең лаеклы урыннарын булдыралар. Гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган укытучы, йөрәк җылысын биреп балалар үстергән ана  өчен шуннан да зур бәхет, куаныч була аламы?

Әни сызган эз буйлап...

Кызлары Илсөяр, Наилә әниләре сукмагыннан китеп, укытучы һөнәрен сайлаганнар. Илсөяр Мөхәммәт кызы Әхмәтованың педагогик стажы 47 елга тулган. 10 сыйныфны тәмамлауга Тимершык урта мәктәбенең озынайтылган көн группасында тәрбияче булып башланган мөгаллимлек юлы бүген дә дәвам итә. Казан педагогия институтының математика бүлеген тәмамлаганнан соң Шекше, Тимершык, Кызыл Мишә төп мәктәбендә белем бирә. Физика буенча  квалификация үтеп, гомер буе әлеге фәнне укыта. 2015 елда Саба сәламәтлек мөмкинлеге чикле балалар өчен мәктәп-интернатыннан лаеклы ялга китсә дә, үз эшенең остасы булган, тирән белемле мөгаллимә бүген дә яраткан эшеннән аерыла алмый. Өйдә бер генә ел торып кала, Саба гимназиясенә укытырга чакыралар. Тиздән 64 яшен тутырса да, әле дә Тимершык урта һәм Сәләтле балалар мәктәбендә физикадан белем бирә ул. Укучылары ел саен район, республика олимпиадаларында призлы урыннар яулап, укытучыларын куандыралар. Бу исә мөгаллимәгә тагын да рухланып белем бирергә этәрә. Ире Рафил белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Лидия тәрбияче булып эшли, Роза медицина юлыннан киткән.

Наилә Мөхәммәт кызын кем булырга, нинди һөнәр сайларга ди­гән сорау бөтенләй борчымый. Кечкенәдән әнисе, апасы сызган юлдан тайпылмасын белеп үсә ул. КДУның татар филологиясе бүлегенә укырга кереп, 1993 елда Тимершыкның озынайтылган көн группасында эшли башлый.

“Апам Илсөяр дә шушы ук мәктәптә укыта иде. Мине ул эшкә өйрәтте дисәм дә була. Чөнки мин директор, завучтан бигрәк, бертуган апамнан ныграк курка идем. “Кушканнарын көтеп торма, үзең эш сора, кеше сөйләшкәндә кысылма”, –дип ул миңа гел кисәтү ясый иде. Хәзер аңлыйм, миңа эшкә өйрәнергә яхшы мәктәп булган ул. Апам мин узачак юлны алданрак үткән кеше буларак, үз тәҗрибәсеннән чыгып эш иткән”, –ди Наилә Нигъмәтҗанова.

Ун ел Көек башлангыч мәктәбендә, аннан Кызыл Мишә төп мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. 2014 елда Саба сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернаты ачылып, бүгенге көндә математика фәненнән белем бирә.

“Укытучы булып эшли башлаганга 30 ел тулды. Балаларны бик яраттым, алардан башка тормышны күз алдына китерә дә алмыйм. Мәктәп сәламәтлек мөмкинлеге чикле балалар өчен дип үзгәртелгәч, башта ияләнү кыенрак булды. Ник өйрәтә алмыйбыз, ник төшенмиләр? дип үзебезне битәрли идек. Акрынлап ияләндек. Искиткеч самими, эчкерсез, беркатлы, шул ук вакытта үзенчәлекле балалар дөньясында яшибез. Күп еллар туган апам (абыемның хатыны) Халидә Миннулла кызы белән бергә кулны-кулга тотынып эшләдек”, – ди үзе дә күпләргә остаз булган Наилә Мөхәммәт кызы.

 

Ире Нәзир белән бер кыз, бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Балаларның икесе дә әниләре эшен дәвам итеп, уллары Рәзил  Казан шәһәренең «Яз» балалар бакчасында физкультура дәресләре алып бара. Шулай ук сәламәтлек мөмкинлеге чикле балалар белән дә эшли. Рәзинә быел Казан Фундаменталь медицина һәм биология институтын  тәмамлаган яшь белгеч буларак районыбызга эшкә кайтачак.  Кыскасы, укытучылар династиясе чыл­быры нык булачак әле.

Килен – кайнана туфрагыннан....

 Минһаҗевлар гаиләсенә 35 ел элек килен булып килгән Халидә ханым мөгаллимлек юлын 1984 елда үзенең туган авылы – Көектә иске клуб бинасының бер бүлмәсен мәктәп итеп үзгәртүдән башлый. Кулына Диплом алып кайткан кызга зур ышаныч белдерелеп, балалар саны аз булу сәбәпле, күптән ябылган мәктәпне яңабаштан торгызу бурычы куела.

Авылда мәктәп булдырылачагын белгән әти-әниләр дә зур теләктәшлек күрсәтәләр. Көнне-төнгә ялгап эшләп, 15 көн дигәндә клуб бүлмәсе балаларны кабул итәр хәлгә килә. “1984 ел, кибетләрдә әйбер юк вакыт, идәнне яшел буяу таба алып, шуңа буядык. Хезмәт юлы шулай башланды”, – дип сөй­ли Халидә Миннулла кызы. Ул 26 ел Көек башлангыч мәктәбендә мөдирлек итә, аннан Кызыл Мишә төп мәктәбендә һәм Сәламәтлек мөмкинлеге чикле балалар мәктәп-интернатында 12 ел завуч булып эшли. Быелгы уку елыннан лаеклы ялга чыкса да, декрет ялындагылар урынында яраткан эшен дәвам итә.

“Минем үземнең якта да, ирем ягында да кайда гына җыйналсак та, гел укытучылар идек. Без өч бертуган кыз, өчебез дә укытучылык эшен сайладык. Әнием дә Тимершык мәктәбендә рус теленнән белем бирде, аннан Көек мәктәбендә бергә укытырга туры килде. Җыйналсак, безнең бүтән тема юк, өйдә кече педсовет дәвам итә. Укытучы хезмәтен аңлаганга күрә, безгә  өйдәге эшне эшләмисең, вакытында кайтмыйсың дип, бер тапкыр да шелтәләүче булмады. Кайнанам үзе гомер буе укытучы булгач, эшебезнең җаваплылыгын бөтен тулысы белән аңлады. Без мәктәпкә барып килеп түгел, киресенчә, өйгә кайтып килеп кенә эшләдек. Иремнең туганнары Илсөяр апа, Наилә белән гаиләдә генә түгел, гомер буе бергә янәшә эшләргә дә туры килде. Өйдә кунак өстәле корсак та, хәсрәтебез булса да, конкурска әзерләнсәк тә, кыскасы, без һәрвакыт бергә. Бар сөйләшкәнебез мәктәп эше», –ди 39 ел мөгаллимлек стажы булган Халидә ханым.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев