Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәдәният хезмәткәрләре сабалыларны «Кичке»уенга чакыра

Атна саен Сабаның «Олимп» паркында районыбыз авылларының мәдәният хезмәткәрләре «Кичке уен» программасы белән чыгыш ясыйлар.

 Узган ялларда сабалыларга Олы Нырты авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре күңел ачтырды. Кичәдә "Назалы", "Түбәтәйле", "Гөлбану","Биш парлы», «Йөзек салыш», «Ал кирәк, гөл кирәк» һәм башка бик күп татар халык уеннары тәкъдим ителде. Уеннар матур җырлар һәм гармун астында биюләр белән үрелеп барды. Кичә гомуми җырлар, биюләр белән тәмамланды. Бу кичәгә килгән һәркем үзенең яшьлеген искә төшерде һәм халкыбызнын кунелле уеннарын уйнап, жырлап- биеп рәхәтләнеп ял итте.

Киләсе шимбә - 29 июльдә "Кичке уен"ны Симет авыл җирлеге мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев