Мәдәниятчеләр барын да булдыра
Район мәдәнияте өлкәсендә хезмәтен яраткан, һөнәр алыштыруны күз алдына да китерә алмаган кешеләр эшли.
Былтыр да алар хисап чорында халык өчен берсеннән-берсе эчтәлекле чаралар үткәргәннәр, кешеләрне рухи баетканнар, бәйгеләрдә катнашканнар һәм җиңгәннәр. Боларның барысы да 25 гыйнварда район мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Заһидуллинның 2022 ел эш нәтиҗәләрен яктыртып ясаган чыгышында ачык күренде. Әлбәттә, 335 хезмәткәрне берләштергән (шуларның 194е – белгечләр) коллектив елның бер көнен дә калдырмыйча, ал-ял белмичә үткәргән чараларны биредә санап чыга алмыйбыз. Игътибарга аеруча лаеклыларына гына тукталыйк.
- «Итекфест» төбәкара фестивалендә бөтен этап нәтиҗәләре буенча «SABA-kultura» командасы 3 ел рәттән Гран-при алды.
- Май аенда район күләмендә 190 баян, гармун, тальянда уйнаучылар һәм фольклор коллективлары катнашында “Уйнагыз, гармуннар!” традицион иҗат фестивале оештырылды.
- Август аенда Сабада дөньякүләм әдәби Сабантуе үтте.
- Җәйге чорда һәр авылның сакланып калган гореф-гадәтләрен кичке уеннарда күрсәтү максатыннан район күләмендә «Җыр-биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам чор аша...» мәдәни проекты оештырылды. Анда 3765 кеше катнашты.
- Октябрь аенда районыбызда Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә «Сәламәт милләт» халыкара фәнни-гамәли конференция уздырылды (фотода).
- “Әдәби марафон” Бөтендөнья проектында Саба “Татарстанның иң күп татарча китап укучы районы” исеменә лаек булды.
- Сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате укытучылары Гүзәл Газизова, Эльвира Галиева «Муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү» республика бәйгесендә катнашып, лазер станогы алыр өчен 150 мең сум күләмендә грант оттылар.
- Саба районы 2022 елда да республика буенча ДВД форматта кино күрсәтү буенча «Иң яхшы кино күрсәтүче» булып танылып, 1нче урынны яулады.
- Мишәбаш клубы мөдире Булат Нәҗипов үз көче белән җәй көннәрендә “Урам киносы” проектын тормышка ашырды. Яшүсмерләр өчен киноны ятып түшәмнән карау мөмкинлеге тудырды.
- Россия күләмендәге ПроКультураРФ платформасында клублар – 4691, китапханәләр –1811, музейлар –257, сәнгать мәктәбе 95 чараны халыкка тәкъдим итте.
- Сәнгать мәктәбе 77 төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашып 12 Гран-при алды. Лауреатлар –380, дипломантлар –36.
- Клублар системасында халык исемен йөртүче 13 коллектив һәм 36 фольклор коллективы, үзешчән сәнгать осталары 36 халыкара, 28 төбәкара, 40 Бөтенроссия, 38 республикакүләм конкурсларда катнашып 142 призлы урын яуладылар.
“Әлбәттә, транспорт белән тәэмин ителеш булмаса, оештыру взнослары түләнелмәсә, командировочныйлар бирелмәсә бер конкурста да катнашып булмас иде. Әлеге бәйгеләрдә җиңү мөмкинлеге тудырган өчен районыбыз җитәкчеләренә барлык ата-аналар, балалар, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, китап укучылар исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәм”,– диде Рөстәм Фидаил улы.
Хәл итәсе мәсьәләләр дә бар (сәнгать мәктәбендә бию класслары тиешле таләпләргә туры килми; аерым киенеп-чишенү бүлмәләре, душ юк һ.б.)
Чыгышны Зум платформасында тыңлаган район башлыгы Рәис Миңнеханов мәдәният бүлегенең эшчәнлегенә уңай бәя бирде. ”Бик зур эш башкарасыз. Чыгышны сайтка куярга кирәк. Эшләрегезне күрсеннәр“,– диде һәм проблемаларны хәл итү юллары эзләнәчәгенә ышандырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев