Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәдәниятле Өтернәс

Гамьле әңгәмә

Татарстанда гомер итүче һәрбер халыкның тарихи-мәдәни мирасы бик бай. Ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләр – халкыбызны милләт итеп берләштерүче чараларның берсе. Төрле йолалар, гореф-гадәтләр халык тормышының, аның мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше. Шушы уңайдан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елны Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан итте.

Авылыбызны җанландырып, клубыбыз үз эшчәнлеген матур гына алып бара. Анда мөдир булып Олыяз авылы килене Илүзә Гыйлфанова эшли. Илүзә апа хыялый һәм эзләнүчән, яңалыкка омтыла, шуңа да авыл халкын гел хәрәкәттә тота. Төрле чаралар оештырып, халыкны рухи ял иттерә. Кич җиттеме, авылыбызның ак яулыклы әбиләре дә клубка ашкына. Аларның ни белән шөгыльләнүләрен беләсем килеп, бер ямьле кичне мин дә клубка кунак булып кайтырга булдым. Мине биредә бик шатланып каршы алдылар.

–Илүзә апа, Милли мәдәният­ләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан клубыбызда да бик матур, кызык­лы һәм эчтәлекле чаралар үт­кәрелә. Шулар ту­рында кыскача сөйләп кит­мәссезме икән?

–Халык авыз иҗатын яктырткан рухи, ял һәм иҗат бәйрәмнәре безнең клубыбызда бик еш үтә. Ата-бабаларыбыз тарафыннан халкыбызны берләштереп торган, озак еллар сакланып килеп, бүгенге көндә бераз актуальлеген югалта башлаган «Кичке уен» проектына яңа сулыш өрелде. Ул районыбызда бик зурлап уздырылды. Авылга кайткан кунаклар, авылдашлар белән су буена җыелып, бик матур, күңелле кичке уен оештырдык. Өч ел рәттән уздырылучы «Уен Фест» халыкара фестиваль бәйгесе дәвам итә. Халык уеннарын балалар белән өйрәнеп, видеоязмалар төшерәбез һәм социаль челтәрләрдә махсус хештег белән урнаштырабыз. Гаилә традицияләрен өйрәнү, дини тәрбия бирү, өлкән буын тәҗрибәсен үсеп килүче буынга тапшыру максатыннан буыннар чылбыры, нәсел шәҗәрәсе булдыру бу елга да планлаштырыла.

– Әлеге өстәл артында утыручы апаларга «әбиләр» дияргә тел дә әйләнми...

–Авылыбыз фельдшеры Гөлназ Шәй­хетдинова атна саен алар белән «Хәрәкәттә –бәрәкәт» дип аталган спорт чарасы үткәрә. Шулай итеп, яшәреп тә китәләр әбиләребез, күзләр тимәсен!

–Минем әбиләребезнең яшь чагы, ул чорлардагы гореф-га­дәтләр турында күбрәк беләсем килә ...

Рушания апа: Минем яшьлек елларым 1980 елларга туры килде. Кышын бик яратып аулак өйләргә йөрдек, анда кул эшләре белән шөгыльләндек. Җәен су буенда уен-көлке, җыр-биюле кичке уеннар гөрләп узды. Кичке уеннарга бер урам кызлары алдан сөйләшеп, бертөсле киенә торган идек. Сабантуйга бирнә җыйганда яшь киленнәр сөлге бирергә тиеш булса, егетләрне армиягә озатканда, кызлар аларга чиккән кулъяулык бүләк итәргә тиеш иде.

– Сания әбием, синең хәтереңә кереп калган иң күркәм йола кайсы булды?

–Безнең заманда йолалар, го­реф-гадәтләр бик күп иде. Минем хәтеремә аеруча кыз урлау йоласы кереп калган. Кыз белгән егетенә барса – бер хәл, күп вакытта алар бер тапкыр да күрмәгән егетнең хатыны булып куялар иде. Кыз шушы ир белән яшәп китәргә, балалар тәрбияләп үстерергә тиеш була иде. Мин үзем дә Мифтаховлар гаиләсенә «урланган» кәләш булып килеп төштем.

– Чыннан да, шундый үзенчә­лекле йола икән бу! Хәзер кызлар үзләрен урлатырга бир­мәсләр шул. Вәсилә апа, сез татар халкының нинди гореф-гадәтләре турында сөйли аласыз?

–Гаиләдә дөньяга яңа аваз салган сабыйны каршы алу, икенче төрле «бәби чәе» – иң матур йолаларның берсе. Бәби өйгә кайтканда, өй эче бик матур итеп бизәлә. Кызның да, егетнең әти-әниләре дә бу көнгә бик ныклап әзерләнәләр. Ул көнне татар халкының бөтен милли ризыклары табын күрке була. Бәби кайтасы вакытка мулла чакырталар. Балага бик матур итеп исем кушыла. Исем мәгънәле, бала аңа лаек булырга тиеш. Бу көнне йортның иң зур кунагы булып бәби тора. Мулла килгәнче, баланы ике як әби мунча кертәләр. Әлбәттә, әни кеше дә монда була. Күрше-тирә бәбигә күп күчтәнәчләр, бүләкләр алып, шушы йортка юнәлә. Бу көн әти-әнинең күңелендә мәңге онытылмаслык хатирә булып сак­лана.

Менә шундый сүзгә тапкыр Өтернәснең хатын-кызлары һәм ак яулыклы әбиләре. Күзләр тимәсен үзләренә! Сораштыруым барышында халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары турында үземә күп мәгълүмат тупладым. Дөрес, аларның күбесе бүген инде тарих битләрендә генә калып барса да, арада заманча сулыш өрелеп, яңартылып, халык күңелендә үз урынын тапканнары да бар.

 Азалия Мифтахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев