Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәгариф оешмаларында эшләп, лаеклы ялда булган башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре очрашты

Профсоюз һәрвакыт җәмгыять тормышында мөһим роль уйнады, алар менә инде бер гасыр дәвамында хезмәт кешеләренең хокукларын яклый.

Районның мәгариф профсоюз оешмалары да бай традицияләр белән аерылып тордылар. Без, район мәктәпләрендә төрле фән укыткан мөгаллимнәр, укыту эше белән рәттән профсоюз рәисләре вазифасын да зур җаваплылык белән башкардык. Профсоюз рәисе ул – иң актив, иң таләпчән, иң иҗади, шул ук вакытта оештыру сәләтенә дә ия булган, коллектив сайлап куйган кеше.

  Без эшләгән чорда мәктәптә үтүче чаралар: “Белем бәйрәме”, “Укытучылар көне”, “Өлкәннәр көне”, “Яңа ел” бәйрәме, 23 Февраль, 8 Март, 1 Май, 9 Май көннәренә багышланган чаралар, “Пионерия туган көн”, “Комсомол көне”, “Профсоюз оешмасы туган көн”, “Соңгы кыңгырау”, “Чыгарылыш кичәсе”, портрет кичәләр, яшь парларны һәм бала туу белән котлау, ветеран укытучыларны тәбрикләү, соңгы юлга озату – болар барысы да профсоюз рәисләре җаваплылыгы белән үтте.

  Безнең чорда район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Гузялова Гөлнәзирә Мөдәрис кызы иде. Ул – оста оештыручы, таләпчән җитәкче, ярдәмчел, хезмәтне бәяли белүче, хөрмәтле шәхес булды. Ул чакта оештырылган яллар күңелдә яңара: Казан, Мәскәү, Петербург, Болгар, Биләр кебек шәһәрләргә сәяхәтләр, ял йортларына юлламалар, су юлы буйлап оештырылган экскурсияләр.

  2023нче елның көз азагында Мәгариф оешмаларында эшләп, лаеклы ялда булган башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре очрашуы оештырылды. Әлеге чара Укытучы һәм Остаз елында безгә үзе бер бүләк-истәлек булды.    

 Очрашу яңа Саба урта мәктәбендә онытылмаслык булып үтте. Чараны оештыруда башлап йөргән, хәзерге көндә район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе Шәмсевәлиева Айгөл Марат кызына рәхмәтебез чиксез.

 Бәйрәмдә очрашып, аралашып, сөйләшеп сүзләр бетмәде. Заманча мәктәпнең һәр почмагында яңа технологияләр, яңа эш шартлары белән танышып, сокланып, горурланып йөрдек.

 Очрашу чәй табыны артында дәвам итте. Гөлнәзирә Мөдәрис кызы Гузялова Саба мәгариф профсоюзының Республикада алдынгы булуын ассызыклады, рәхмәтен белдерде, район мәгарифе тарихы битләрендә профсоюз эшчәнлеген җитәкләгән Степанов Федор Флеегонтович, Вәлиев Галим Мөхәммәдгалим улы, Федонин Алексей Дмитриевич, Низамиев Илтөзәр Галимулла улы, хисапчы Хуҗина Мәмзүмә Әлмөхәммәд кызы кебек шәхесләрне сагынып искә алды. Иҗади шәхесләр Иске Икшермә мәктәбеннән Галиев Илдус Усман улы, Тимершык урта мәктәбеннән Нуруллина Зәмфирә Фәнәви кызы, Эзмә балалар бакчасыннан Гарифуллина Фәридә Нәҗип кызы чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде. Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Аубакиров Фәрит Габделмәҗит улына кушылып җырлап утыру күңелне айкады.

 Әйе, һәр мөгаллимне, яраткан эшенә тугрылык кына түгел, ә балаларга, әти-әниләргә, һәр хезмәткәргә карата ихтирам, хөрмәт, яхшы мөгамәләдә булу да берләштерә.  Профсоюзлар гомер-гомергә зур, тату гаилә булып яшәде. Алар эшчеләрнең хокуклары саклансын, һәр хезмәт кешесенә эш һәм ял итү өчен лаеклы шартлар булдырылсын, аларда иртәгәсе көнгә ышаныч булсын өчен үзенчә тырышлык куя. Профсоюзлар эшчәнлеген саклап калган җитәкчеләргә рәхмәт.

Зәмфирә Фәнәви кызы Нуруллина

Тимершык авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев