Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәгарифкә багышланган гомер

Түбән Симет авылында яшәүче Саимә Зәйнетдинова олы юбилее уңаеннан Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды.

Түбән Симет авылында яшәүче Саимә Ибраһим кызы Зәйнетдинова 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды. Мөхтәрәм юбилярны социаль яклау идарәсе  җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, Югары Симет авыл җирелеге башлыгы Илгизәр Әхмәдуллин, Югары Симет мәктәбе директоры Рафис Гарифуллин тәбрикләде.

Саимә Зәйнетдинова Арча районының Сикертән авылында туган. Кызга 5 ай булганда әтисе авырып вафат була. Гаиләдә 3 кыз бала әниләре тәрбиясендә калалар. Ул 1948 елда Сикертән җидееллык мәктәбен тәмамлап, Арча педагогия училищесына укырга керә.

«Сугыштан соңгы авыр еллар. Арчадан 25 километрны җәяүләп кайтабыз. Ял көнне бер ипи, бер стакан майны аркага асып тагын җәяүләп китәбез.  Ул ипине җомга көнне ашап бетерәбез дә, шимбә көнне ач килеш укырга килеп утырабыз», – дип искә ала ул авыр елларны. 

1953 елда училищены тәмамлап, Арча районы Гөберчәк мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучы итеп билгеләнә. Аннан Курса Почмак җидееллык мәктәбенә күчерелә. Түбән Симет авылы егете Җәмил Зәйнетдинов белән гаилә корып,  әлеге авыл мәктәбендә  30 ел башлангыч сыйныфларга белем бирә. 

«Эшемне һәм балаларны бик яраттым, шуңа күрә намусым кушканча тырышып эшләдем», – ди Саимә Зәйнетдинова.

 Ире белән өч бала тәрбияләп  үстерәләр.   Өчесе дә югары белемле, үз эшләренең остасы булып хезмәт куялар. Җиде оныгы, тугыз оныкчыгы бар.  Бүгенге көндә Саимә Зәйнетдинова улы Шамил гаиләсе белән төп нигездә гомер кичерә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев