Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәктәпләрдә бәйрәм тантаналары үтте: белеме дә, тәрбиясе дә булсын

Саба аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтү мәктәбе-интернаты да кабат үзенең ишекләрен ачты.

 

Саба аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтү мәктәбе-интернаты да кабат үзенең ишекләрен ачты. Белем бәйрәменә балалары беренче сыйныфка  укырга  кергән әти-әниләр  дә бердәм  килгән   иде. Беренчеләр  өчен өр-яңа, мавыктыргыч, яңалык һәм ачышларга бай булган дөнья ишекләре ачылды. Кабаттан парта артына әйләнеп кайтучылар да башка елларныкына хас булмаган  кабатланмас  хисләр  кичерде. Бәйрәмдә  катнашучыларга Федераль салым хезмәтенең республика  идарәсе  җитәкчесе урынбасары Андрей  Никиташин иң  элек Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Белем көне уңаеннан Татарстан халкына мөрәҗәгатен  укыды. Беренчеләргә көндәлек-китаплар бүләк итте.

  Район башлыгы Рәис Миңнеханов үзенең  чыгышында  быел  мәктәпләрбезгә беренче сыйныфка  430 бала килүен әйтеп, иң элек  аларны тәрбияләгән әти-әниләргә рәхмәт сүзләре җиткерде, укытучыларга  сабырлык теләде.

 “Белем бирү нәтиҗәләренә килгәндә, районыбыз балалары үзләрен зур  уңышларга ирешүләре белән күрсәтәләр. Бу мәктәпнең Бердәм дәүләт имтиханнары күрсәткечләре республика буенча да иң яхшылардан  санала. Быел “Талантлар”  университеты белән бергә эшли башладык. Республика  балалары шушы  мәктәбебездә  өстәмә белем  алачаклар. Моның барлык  уңайлыклар тудырылачак. Иң зур байлык –  укытучыларыбыз. Ел саен мәктәпләргә  30га  якын   яшь  укытучы килә.  Яшь  буын белгечләр остазлары  үрнәгендә нәтиҗәле эшләргә  өйрәнә. Әлбәттә, мәгариф  учреждениеләренә дәүләтебез булышмаса, зур  уңышларга  ирешелмәс иде. Шулай ук шәхси  эшмәкәрләрнең дә ярдәмнәрен нык тоябыз. Аларга  да барыгыз исеменнән дә  зур рәхмәт”,– диде район башлыгы.    

   Беренчеләр әле укый башламас борын  бәйрәмгә бик  матур шигырьләр өйрәнеп   килгәннәр. Чатнатып  сөйләделәр, бер дә төртелеп тормадылар. Ә тәүге  кыңгырауны  чылтырату хокукы Алсу Гобәйдуллинага  бирелде. Тантаналы линейкада “Киләчәк очкычы”  акциясе  дә үткәрелде. Унберенчеләр беренчеләргә акциянең  символына әыерелгән һәм иң матур теләкләр  язылган кәгазь очкычлар  бүләк иттеләр.

 “Мин дә  сезгә изге  теләкләремне  җиткерәм. Укытучыларыгызның, әти-әниләрегезнең   сүзен  тыңлап, зур егетләр-кызлар булып үсеп  җитүегезне телим.  Мәктәбебезнең республика  мәгариф системасында тоткан  урыны бар. Данын  бөтен Россиягә дә таратырга тырышыбыз. Башка алдынгы мәктәпләр белән бергә эшләрбез. Шундый җитәкчебез,  тырыш, белемле  укытучылар  коллективы,  безнең белән бергә  атлаучы әти-әниләр  булганда,  алдыбызга куйган максатларга ирешербез дип ышанам”,– диде мәктәп директоры  Нияз Дәүләтшин..   

Быел мәктәпкә  беренче сыйныфка 26 бала  укырга керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев