Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәктәпләрдә Яңа уку елы башланды

Хәерле сәгатьтә!

 Бүген районыбыз мәктәпләрендә яңа уку елына старт бирелде. Быел укучылар саны - 4170, шуның 416сы – беренче сыйныфка укырга килүчеләр. Район мәгариф системасы бүгенге көндә үз эченә 11 урта, 6 төп, 1 башлангыч мәктәп-филиал, 1 гимназия, 1 лицей, 1 кадет интернат – мәктәбе, 1 сәләтле балалар өчен фәннәрне тирәнтен үзләштерүче интернат-мәктәп, Кызыл - Мишә һәм Корсабашта сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп – интернат, ике өстәмә белем бирү оешмасы һәм Саба аграр көллиятне ала. 

 Районыбызда укучылар тиешле дәрәҗәдә белем һәм тәрбия алсын өчен барлык шартлар тудырылган. Киләчәктә җәмгыятьтә үз урынын һәм үз юлын таба алырлык шәхес тәрбияләү - бүгенге педагоглар алдында торучы иң зур бурыч. Уртак максатларга ирешүдә уй-хыяллар белән чынбарлык туры килсен өчен сабырлык, тырышлык һәм төгәллеккә ия булу сорала. 

 Яңа уку елы котлы булсын! Белем үрләрен яулауда зур уңышлар Сезгә!

 

Чыганак: Район  мәгариф идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев