Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

МАЛЛАР ЧИРЛӘМӘСЕН ӨЧЕН

–Бәй, тагын килдегезмени! Әле ун көн элек кенә кергән идегез түгелме соң?

Татар Икшермәсе авылында яшәүче Алсу Сөнгатуллина ветеринария хезмәткәрләрен әнә шулай аптыраган кыяфәттә каршы алды. Әмма бөек галим сүзләре белән әйтсәк, кешелекне дәвалаучылар үз эшләрен белә. Бу юлы ветеринарлар Сөнгатуллиннар хуҗалыгына төерле дерматитка каршы вакцина ясарга керделәр. Ә ун көн элек бозауларга прививка эмкар, түләмә авыруларына каршы ясалган булган. Болар барысы да мөгезле эре терлекләргә янаучы хәтәр йогышлы чирләр. Саклану чаралары күрмәгәндә мал асраучылар зур зыян күрәчәк. Иң яхшы профилактика – – вакцина. Арташ ветеринария участогы табибы Рушан Дәүләтов белән санитарка Венера Газизҗанова шул максаттан өйдән-өйгә йөреп, төерле дерматитка каршы прививка ясауга чыкканнар иде. “Без хезмәт күрсәткән Олы Кибәче, Иске Икшермә, Арташ авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалыкларда 700ләп мөгезле эре терлек исәпләнә. Аларга вакцина бушка ясала һәм малларда авыруга иммунитет формалаша. Күрше төбәкләрдә әлеге чир киң таралуын күздә тотсак, бик мөһим эш башкарабыз. Андый чирләр бездә була күрмәсен өчен тырышабыз”, – диде Рушан Дәүләтов (фотода). Димәк, Сөнгатуллиннар да, башкалар да бозаулары, сыерлары өчен тыныч була ала...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Фәнил Мәүлетов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев