Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Маллар телен аңлыйлар

Борчу көтмәгәндә килә. Безнең белән дә шулай булды. Көтүдә йөргәндә сыерыбыз авырый башлады. Ярый әле, үзебезнең көтү чираты иде. Саба ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Айзат Шәйхуллинга шалтыраттык. Ул шунда ук машинасы белән килеп тә җитте һәм участок табибы Марат Мөхәммәтовны чакыртты.

Сыерыбыз күбенгән һәм агуланган булып чыкты, аны мең бәла белән өйгә алып кайттык. Сыерны терелтү өчен көрәш башланды. Берничә төрле укол кададылар, система куйдылар. Хәле тиз генә уңайланмады малкайның. Могҗиза белән генә исән калса инде, диделәр табиблар һәм аны савыктыру өчен бөтен булган мөмкинлекләрне эшкә җиктеләр. Дару эзләп тә йөгермәдек, үзләре алып килделәр. Бердәм тырышлык нәтиҗәсендә сыерыбыз исән калды. Айзат Наил улы җитәкчелегендәге табиблар малларны савыктыруда төрле ысулларны кулланалар. Яз көне авылдашыбыз Рамил Фәттаховның сыерын кесарево алымы белән бозау­латканнар иде. Сыер да, бозау да исән сау. Яшьләрнең курыкмыйча шулай алдынгы ысулларны куллануларына «Афәрин!» генә диясе килә. Табиб Марат Мөхәммәтов сыерыбыз аякка баскач та, берничә көн аның сәламәтлеген күзәтеп торды, безгә дә үзенең киңәшләрен бирде.

Игелекле эш башкаралар мал табиблары. Кешедән аермалы буларак, терлекләр авыру җирләрен күрсәтә, телләре белән аңлата да белмиләр. Шуңа да алар һәрдаим кеше кайгыртуына мохтаҗ. Маллар телен аңлый белүче мәрхәмәтле табибларыбыз булганда терлекләребез сәламәтлегенә куркыныч янамас. Аларга җаваплы эш­ләрендә уңышлар телибез.

Вәрәкыя Зарипова, ветеран укытучы.

Миңгәр авылы.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев