Малларга - уңайлы “йорт”
Элекке “Ирек” колхозы (Шекше) белән берләшкәннән соң “Игенче” җәмгыяте районда иң зур хуҗалыкка әйләнде. Фермалары, техника парклары Эзмә, Шекше авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең төп эш урыннары булып тора. Хуҗалыкта 3200 баштан артык мөгезле эре терлек (биш ел элек 2470 булган) кенә асрала. Шуларның 1193е – савым сыерлар. Маллар саны арткан саен торакларның да күбрәк булуы кирәк һәм моңа ирешелә дә.
Гомумән, соңгы елларда “Игенче”дә фермаларны төзекләндерү-төзүдә зур күләмле эшләр алып барыла. 2020 елның ноябрендә Өтернәс авылы янында 36 урынлы “Европараллель” саву залы булган 600 башка исәпләнгән торакны файдалануга тапшырганнар. Янәшәдәге 300 башка исәпләнгән сыерлар торагы да өр-яңадан үзгәртеп корылган. Нәтиҗәдә хәзер тирес дельта-скрепер белән тышка чыгарыла, элеккеге кебек идән астына җыелып, микроклиматны начарлатып ятмый. Һәм шуннан соң ферма территориясендә тагын бер төзелеш мәйданчыгы барлыкка килгән: зур темп белән 200 башка исәпләнгән, җылытылган түбәле торак сафка басып килә. Эшне башлаганчы 100 метр арада авышлыгы 3,6 метрга җитә язган мәйданчыкны балчык ташып тигезләгәннәр. “Галәмәт күп “КамАЗ” балчык керде, карьер ачарга туры килде”,– ди тәэминатчы Мөнир Сафиуллин. Шуңа да хәзер торак биек калкулыкта утырган шикелле. “Төзелеш декабрь аенда башланган иде. Сентябрь ахырында мал керергә тиеш. Саву залы 12,6 миллионга, эчендәге җиһазлары 17,6 миллионга төште. Өч йөз башка исәпләнгән торакны реконструкцияләүгә 7,2 миллион сум акча тотылды. Ә бу торак 13,1 миллион сумлык. Барысы да үзебезнең акчага, подрядчылар җәлеп итмичә, хуҗалык исәбенә төзелде. Яңа төзелеш безгә торакларда бер терлеккә туры килгән мәйданны арттыру мөмкинлеге бирәчәк”,– дип сөйли хуҗалык җитәкчесе Алмаз Зарипов.
“Игенче”дә сыерлар санын арттыруга ясалма орлыкландыруда сексирланган орлыклар куллануның да йогынтысы зур. Бу юнәлештә “Генетика Юг” сөт компаниясе белән хезмәттәшлек итәләр. Андый ысул белән каплатылган сыердан 90-95 процент тана бозаулар гына туа икән. Яңача орлыкландыру алымын ветеринария табибы Расих Йосыфҗанов яхшы өйрәнгән.
Хәзер хуҗалыкта көнгә уртача 31 тонна продукция җитештерелә. “Сыерларыбызның 30 литрга кадәр сөт бирә торганнары бар, шуңа эшләве дә күңелле”,– диләр икенче сменага килгән Хания Кыямова, Гөлчирә Хәбирова, Нурзидә Мөхәммәтгалиева. Аларга оператор Марсель Җамалов, терлекче Илнар Нәҗипов булыша. “Без 5 кеше Арча районының Сеҗе авылыннан килеп эшлибез. Автобуста көн саен барып алалар, кайтарып куялар. “Ак Барс” агрокомплексында сыерларда туберкулез табылгач, барлык малларны Алабугага озаттылар. Эшсез, акчасыз калдык. Алмаз Зөфәревичка нинди рәхмәтләр әйтсәк тә, аз булыр. Безне эшле, акчалы итте”,– дип шатлыгы белән уртаклашты Нурзидә Мөхәммәтгалиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев