Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мамалай авылында обелиск ачылды

Мамалай авылыннан сугышка 149 кеше киткән. Шуларның 95е яу кырында һәлак булан, 55е туган ягына кайткан

 

 

   Бөек Җиңүнең 79 еллыгы  билгеләп үтелгән көннәрдә Мамалай авылында  истәлекле  вакыйга булды: 1941-1945 еллардагы  Ватан  сугышында  катнашучыларның исемнәрен мәңгеләштергән обелиск ачылды. Тантанада Саба  муниципаль районы  башкарма  комитеты җитәкчесе  Марат Ишниязов һәм башкалар катнашты. Обелиск әти-әнисе Мамалайда  яшәүче Рәдиф Гәрәевның  матди булышлыгы белән белән эшләнгән. Төзелешне “159нчы ПМК” җәмгыяте алып барган. Мәрмәр ташка сугыш  ветераннарының исем-фамилияләре төсе уңмаслык итеп язылган.

“Обелискта минем әти Тимерхуҗа Шиһабетдиновның да исеме бар. 1943 елда фронтка 18 яше тулмаган  булган. Әсирлеккә эләккән. Сугыштан  соң Германиядә хезмәт итеп, 1946  елда Мамалайга  кайткан. Җитмеш яшендә  китеп барды.  Һәйкәл  ачылу зур вакыйга, яшь буынга бик яхшы тәрбия  чарасы”,– диде 64 яшьлек Тимерша  Шиһапов. Хәзерге  вакытта аның  1995  елгы кече улы  Илмир махсус  хәрби операция зонасында хезмәт итә. Узган ел  май аенда ялга  кайтач, Чаллы кызы белән никахлашкан. “Быел июль аенда туйлары буласы, алла боерса. Шулай  планлаштырганнар. Тизрәк сугышлар бетсен иде”,– ди әти кеше.

  Мәрмәр ташка обелискны эшләтүче Рәдиф Рәфыйк улының бабасы Корбан Гәрәевның һәм әнисенең бабасы Галимҗан Зәйнетдиновның да исемнәре   язылган.  

 Тантанада катнашучылар иң эле обелискка чәчәкләр салдылар. Клуб эчендә үткәрелгән митингта мамалайлыларны истәлек  көн белән Марат Ишниязо, башкарма  комитет җитәкчесе  урынбасары Илнур Котдусов, район ветераннар  советы рәисе Фәнил Ильясов, “Сатыш” бүлекчәсе җитәкчесе Раил Шәймәрданов котлады.

Мамалай  авылыннан  сугышка 149 кеше  киткән. Шуларның 95е яу  кырында һәлак булан, 55е туган  ягына  кайткан.

Тулырак “Саба таңнары” газетасында  укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев