Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәртен авылында яшәүче Фалиянур апа Садыйкова 90 яшьлек юбилеен каршы алды

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин тәбрикләде.

    Фалиянур Әхмәдулла кызы Садыйкова Саба районы Мичәнбаш авылында туган. Тырыш, хезмәт сөючән гаиләдә алар 3 малай һәм бер кыз үсә. Мичәнбаш башлангыч, Шәмәрдән җидееллык мәктәпләрендә төпле белем алганнан соң, Фәлиянур Әхмәдулла кызы Арча педучилищесына укырга керә. 1954 елда, аны тәмамлагач, Мәртен җидееллык мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли башлый. Лаеклы ялга киткәнче, үзен төрле фәннәр укытуда сынап, берөзлексез белемен күтәреп, укучыларына төпле белем һәм тәрбия бирү өстендә эшли. Тырыш хезмәте өчен күп санлы Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, ә 1985 нче елда “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә.

Шәхси тормышында да күп авырлыклар аша узарга, нык тырышырга туры килә аңа. Ире Габдрахман каты авырудан соң вафат булгач, 32 яшендә тол калып, берүзенә дүрт баланы аякка бастырырга, белем һәм тәрбия бирергә, зур тормышка озатырга туры килә.

Бүгенге көндә дә Фәлиянур апа укучыларының игътибарын, ихтирамын тоеп, балаларының кадерле әнисе, оныкларының, оныкчыкларының яраткан әбисе булып, һәр  туган көнгә шөкер итеп, матур гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев