Машина йөртүчеләр “незамерзайка”лы, балалар күчтәнәчле булды
Татарстанда игълан ителгән "Полиция Кыш бабае бүләк өләшә" акциясенә Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге хезмәткәрләре дә кушылды.
Татарстанда игълан ителгән "Полиция Кыш бабае бүләк өләшә" акциясенә Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге хезмәткәрләре дә кушылды. Ап-ак сакаллы картлачның күңеле изгелектә, букчасы мул иде. Кыш бабай иң элек транспорт хәрәкәте тынып тормаган гимназия каршында тукталыш ясады. ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторы Бари Кадыйров үткән машиналарны туктатып, Кыш бабай исә йөртүчеләрне: “Юк-юк, документларыгызны тикшермибез, балакайларым, акция үткәрәбез, бүләк өләшәбез”,– дип тынычландырып торды. "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы Гүзәл Ягәфәрова әзерләгән бүләкләрне зурлап тапшырды. Автомобиль салонында балалар булса, аларның ПДД буенча белемнәрен дә тикшерергә онытмады. Бик олы изге гамәл кылды ул көнне Кыш бабай. ЮХИДИ инспекторы да юмартлык күрсәтеп, машина йөртүчеләрне 5 литрлы “незамерзайка”лы итте, юлларда кагыйдәләрне үтәп, имин йөрүләрен теләде.
Аннары Кыш бабай балигъ булмаганнарның эшләре буенча өлкән инспектор Алина Романова белән матди яктан аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бүләкләр өләште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев