Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Матбугат бәйрәме алдыннан мәрхүм булган хезмәттәшләребезне искә алдык

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, ди халык мәкале. Рамазан аеның соңгы көнендә, гает алдыннан, өйләгә кадәр бер сәгатебезне изге эшкә багышладык. Коллективыбыз белән элек бергә эшләгән, инде бакыйлыкка күчкән хезмәттәшләребез каберләренә зиярат кылып кайттык.

undefined

Аларның барысы да туганнардай якын, һәркайсы турында күңелдә матур, якты хатирәләр яши. Тормышның күп өлеше эш урынында уза бит. Хөкүмәт эшендә генә түгел, шәхси тормышның да кайбер сәхифәләре хезмәттәшләр белән бергә үреп алып барылган, балаларны бергә үстергән, өй туйларына, бәби ашларына йөрелгән, өмә-демонстрацияләргә чыгылган. Мәрхүмнәрнең һәркайсын яхшы сүз белән искә алдык, матур хатирәләрне барладык ул көнне. Сабаның Тимершык ягындагы зиратта редакциябездә 1944-1980 елларда эшләгән Газиз ага Нәбиуллин, фотограф, яшьнәп яшәр чагында 42 яшендә вафат булган Рузбек Йосыпов, газетаның авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире 1970-1996 елларда хезмәт куйган Илфир Салаватуллин, секретарь-машинистка Вәсилә Салаватуллина, 1970-80 елларда хатлар бүлеге мөдире булган Фәния Шаһиева, җыештыручыбыз Флера апа Закирова, яңа зиратта җирләнгән мөхәрриребез Тәлгат Нәҗмиев, җаваплы сәркатип Револь Раков, Зәфәр Шәйхетдинов, дубляж буенча мөхәррир урынбасары Миңнур Шакирҗанова, машина йөртүчебез Фиргать Исламов, җәсаде Көек зиратында җирләнгән Нәгыйм Нигъмәтҗановны һәм, гомумән, хезмәт юлларын матбугат эше белән бәйләгән барлык әрвахлар дога белән искә алынды. Яшь имам Алмаз хәзрәт Галимҗанов Коръән сүрәләре укып, мәрхүмнәр рухына багышлады. Бездән алда гына зиратка якыннары да килеп киткән булса кирәк, каберләр барысы да чистартылган, каралган. Кайберләрендә инде беренче яз чәчәкләре дә баш калкыткан. Без дә, догалар кылгач, каберләр өстенә ал канәферләр салдык. Рухлары шатлансын, гүрләре нурлансын. Бездән сезгә – изге дога, хөрмәтле хезмәттәшләр...

Матбугат көне уңаеннан редакциябез тарихына бәйле истәлекләрне барлаганда әлеге тарихи фотога юлыктык. Фоторәсемдә “Җиңү байрагы” һәм аның рус телендә чыккан “Знамя победы” газетасы коллективы. Хезмәттәшләрнең һәркайсын зур хөрмәт һәм сагыну хисләре белән искә алабыз.
Фотода редакция хезмәткәрләре табигать кочагында. 1988 ел. Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев