Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Матбугатның сихри көче бар

2018 елның икенче яртыеллыгына «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә нәшер ителгән басмаларга язылучылар арасында үткәрелгән «Газета-журналларга язылган өчен – телевизор» акциясе төгәлләнде.

Быел әлеге бәйгедә Татарстаннан барлыгы 120 кеше катнашса, районыбыздан да 10  кеше  бәхетен сынап карады. Әмма райондашларыбыз арасында отыш ияләре булмаса да,   өйләренә ярты ел буе килеп торган күп төрле  газета-журналлар   күңел күтәренкелеге  бүләк итәчәк. Белгәнебезчә, рухи байлык – барыннан  да кыйммәт. Акциядә катнашучылар арасында  Эзмә авылыннан гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, ветеран укытучы   Мәдинә апа Исламова да бар иде. Уннан артык исемдәге басмалар алдыручы  Мәдинә апа инде өченче  тапкыр  «Татмедиа»ның махсус  кызыксындыру бүләгенә лаек булды. Шушы көннәрдә газетабызның баш мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов аңа истәлекле бүләкне  тапшырды, моннан соң да матбугатның, шул исәптән газетабызның  тугры дусты булып калуын теләде. «Гомер буе китап, газета-журналлар укырга яраттым. Берничә газета берьюлы килгәндә, иң беренче танышуны «Саба таңнары»ннан башлыйм.  Шушы җирлектә яшәгәч, иң элек  район мәгълүматы  кызыксындыра.  Башта зиһен булганда, әле күзләр күргәндә ничек газеталарга язылмыйсың ди? Шуларны укып тәм табасың, гыйбрәт аласың, уйланасың, нәтиҗә ясыйсың. Матбугатның сихри көче зур», - ди тугры укучыбыз Мәдинә апа Исламова.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев