Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Матурлык үзебездән тора

Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе ел дәвамында Сабабызны төзекләндерү, яшелләндерү өчен күп көч куя. Әгәр быелгы пандемиягә бәйле үзизоляция чорында оешма үзенең эшчәнлеген берничә көнгә генә туктаткан булса да, халыкның тормыш-көнкүреше нинди хәлдә калачагын күзаллау авыр түгел. Биредә бер көн дә эш тукталмады. Бу көннәрдә предприятиенең директоры урынбасары Раил Йосыпов белән Саба урамнарын төзекләндерү барышы белән танышып чыктык.

Район үзәгенең көннән-көн матурлана, ямьләнә баруы беркемне дә битараф калдырмый. Яз җитү белән предприятие коллективы урамнарны төзекләндерү чаралары күрә, бер эш икенчесенә ялгана бара. Март аенда ук тупыл-38 агачлары беренче кат формалаштырылып, бүген күзгә күренеп ямь биреп утыралар. 12 майда Сабаның Татарстан һәм Гали Закиров урамнарындагы тау наратлары агачларына ашламалар кертелеп, төпләре йомшартылды. Бу көннәрдә сабалылар контейнер-бункерларның буялып, матурлануына игътибар итми калмаганнардыр. Әлеге эшне Рөстәм Нәҗметдинов, Раил Гыймадиев башкара. Без егетләр белән Мәктәп урамында урнашкан бункерларны буяган вакытта очраштык. «Хәзер көнкүреш калдыкларын чыгару өчен төбәк операторы белән килешү төзелә. Район үзәгенең матурлыгы, төзеклеге өчен контейнерлар буяу үзебезнең оешма хисабына башкарыла. Ел саен һәрберсе кабат буяп чыгыла», - дип ачыклык кертә Раил Йосыпов. Егетләрнең район үзәгендә барлыгы 246 контейнер, 34 бункер буйыйсылары бар. Саба эчендәге юл билгеләрен тәртиптә тоту да әлеге оешмага йөкләнгән. Елдан ел юл билгеләре буялмый торган цинкланган торбаларга алыштырылып барса да, әлегә буйыйсылары да шактый. Без килгәндә Ләлә Гайфуллина һәм Фәридә Галимова (фотода) Мәктәп урамында «Ант-1000» мини үзтөягечендә эшләүче Рафаэль Газизуллин ярдәмендә нәкъ менә юл билгеләрен буйыйлар иде. Икесе дә әлеге оешмада күп еллар эшлиләр. Ләлә ханым 40 ел Сабабызны матурлау, төзекләндерү буенча үз өлешен кертә. «Лаеклы ялда булсам да бишенче ел эшлим, хезмәтемне бик яратам, шуңа аерыласым да килми. Башкарган эшең белән бистәбезнең матураюын карап йөрүе дә күңелле», – ди Ләлә Гайфуллина. «Агач кискән чор – иң күңелле вакыт. Эше бик авыр, әмма күңелгә рәхәт. Кыш көне дә шул вакытларны сагынып искә алабыз», – ди әлеге хезмәткә 20 ел гомерен багышлаган Фәридә Галимова.

Шул ук вакытта күптармаклы ху­җалык хезмәткәрләренең халык­ның көнкүреш калдыкларын ташлау мәсьәләсендә ризасызлыклары да юк түгел. Мондый ямьсез күренешләр белән без дә берничә урында очраштык. «Чүпне контейнерга кадәр китергәч, тачканы күтәреп эчкә ташламыйча, кырыйга атып китәләр. Авыр эш тә түгел инде югыйсә. Җиргә чыгарып ташланган тирес, сүтелгән абзарлар, төрле каралты-кураларны безнең хезмәткәрләр көн дә көрәк-сәнәкләр белән җыештырырга мәҗбүрләр. Халыктан башкалар хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәнүләрен сорар идек», - ди Раил Йосыпов. Бу көнне дә предприятие хезмәткәрләренең Каенлы урамында урнашкан контейнер янына түгелгән тау кадәр чүпне «КамАЗ» машинасына төягән вакытка юлыктык. Дөрестән дә, ни генә юк монда, черегән бәрәңгене, тавык йоннарын чүп савытына салу да авыр булмагандыр инде. Кырыйга ташлангач, бөтен тирә-юньне ямьсезләп, мәсхәрәләп ята. Тракторчы Рафаэль Исакаев, «КамАЗ»да эшләүче Әнәс Шәмсевәлиев, Рамил Кәшипов, Марс Әминов көндәлек бункер-контейнер кырыйларын җыештырып, тәртипләп торалар. «Кайберәүләргә кисәтү ясагач, тачканы күтәрә алмауны сылтау итәләр. Кул белән алып ташларга була бит. Машина белән килеп бушатучылар да бар. Көн саен 4-6 «КамАЗ» төяп түгәбез. Тәрбиясезлектән киләдер инде», - дип ачынып сөйли Рафаэль Исакаев. «Абзарлар, иске каралтылар сүткәндә оешмага махсус арбага заказ биреп, чүплеккә илтеп ташлап була. 1250 сумга манипулятор чакырып, өеңнән үзе төяп алып китү хезмәте дә оештырылган. Арба, бункер куярга мөмкин. Авыллардан заказ алына, әмма Саба халкы көнкүреш калдыкларын кырыйга ташлауны кулайрак күрә», - дип өсти Раил Йосыпов. Бу көннәрдә шулай ук халык телендә зебра дип йөртелүче, җәяүлеләр сукмагын кабат сызып буяу эшләре алып барыла. Саба эчендәге барлыгы 37 җәяүлеләр чыгу урыны, 22 “яткан полицейский”ны, инвалидлар өчен махсус урыннарны сызуны Руслан Гайнуллин, Инсаф Гыйлаҗиев зур җитезлек һәм осталык белән башкара. Бу эшләр бер елга өч тапкыр этаплап башкарыла. Һәр көнне иртәнге 5тә предприятиенең өч хезмәткәре Сабаның бөтен урамнарын чүп-чарлардан арындыра. Кыскасы, матурлыкка соклана гына түгел, аны саклый да белсәк иде!

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев