Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Меңгә якын кеше бер залда намаз уку серле бер халәткә куйды»

Район күләмендә үткәрелгән Зур ифтарга без, кунак буларак, куркыбрак бардык. Ләкин бина каршында елмаеп каршы алучы волонтерларны кургәч, барлык борчулар юкка чыкты.

  Ифтарны оештыручылар барлык нечкәлекләрне исәпкә алганнар. Жайлы гына киемнәрне тапшырдык, Һәрберебезгә керү юлында җимеш белән шешәле су тапшырдылар, залга кереп урнаштык. Балалар укыган Коръән  сурәләре  күңелләрдәге тынычлык  халәтен тагын да ныгытты. Республиканың баш казые Жәлил хәзрәтнең вәгазе кыска, ләкин бик үтемле  булды:  уйланып та, елмаеп та алдык.  Бер меңгә  якын кеше бер залда намаз уку барыбызны серле бер халәткә куя икән. Моны үзе тоеп карамаган кеше аңлый алмыйдыр, мөгаен.  Билетлардан кергән акчаларны  авыр  хәлдә калган гаиләләргә тапшыру ифтарның иң дулкынландыргыч  мизгеле  булды.  Бу ярдәмгә әз генә безнең өлеш тә керде бит дигән уй күңелгә сөенеч бирде. Соңыннан, без кунаклар, тәмле, сыйфатлы ризыклар белән сыйланып, үзебезнең төбәкләргә юл тоттык. Яхшы мөнәсәбәт, игътибар, ифтарның  зур төгәллек белән оештырылуы  күңелләрдә  бары  матур тойгылар гына калдырды.    Явлаштаудан район Ифтарында катнашкан кешеләр исеменнән  Саба мөхтәсибәтенә, район хакимиятенә, волонтёрларга, иганәчеләргә, бу саваплы эшне башкаруга хезмәте кергән  һәр кешегә олы рәхмәтләребезне ирештерәбез.  Районыбызда, дәүләтебездә иминлек, тынычлык булсын,һәр кешенең ниятләгән изге гамәлләре тормышка ашсын.

Оркыя Балтачова.

Явлаштау авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев