Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында педагог – оештыручыларның секция утырышы

25 нче август көнне, Саба муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында педагог – оештыручыларның секция утырышы булып узды. Утырыш барышында 2019-2020 уку елының эш нәтиҗәләре анализланды һәм яңа уку елына бурычлар билгеләнде..

Педагоглар алдына барлык район һәм республика конкурсларында актив катнашу, югары нәтиҗәләргә ирешү, мәктәпләрдә балалар Думасы эшен активлаштыру, балалар иҗтимагый оешмасының документларын тиешле дәрәҗәдә тәртипкә китерү бурычы куелды.

Семинар барышында Шәмәрдән лицее педагог – оештыручысы Гыйльфанова Г.М., Килдебәк урта мәктәбе педагог – оештыручысы Хөснетдинова Г.Г., Иштуган урта мәктәбеннән Танасева М.А. үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашты һәм Саба гимназиясе педагог – оештыручысы Корбанова Л.Т. педагогларга психологик тренинг тәкъдим итте.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев