Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мичәнбаш авылында үткән корбан ашы

Бәйрәм көнне районыбызның барлык мәхәлләләрендә дә бәйрәм намазлары укылды, хәзрәтләребез тарафыннан вәгазьләр сөйләнелде, ил-көннәребезнең тынычлыгы, иминлеге, үстерелгән игеннәребезне түкми-чәчми җыеп алуны сорап, күмәкләшеп дога кылынды. Корбан бәйрәмен Хаҗ сәфәрендә үткәрүче райондашларыбыз да бар, аларның исән-имин йөреп кайтуларын теләп тә догага меңләгән кул күтәрелде. Гает намазыннан соң, халык бер-берсен бәйрәм белән котлап, Аллаһы ризалыгы өчен ниятләгән корбаннарын чалырга ашыкты. Өч көнгә сузылган бәйрәмдә күп йортларда Корбан ашлары, Коръән мәҗлесләре үткәрелде. Шундый изге чараларның берсе Мичәнбаш авылында да зур оешканлык белән үтте. Даими авторыбыз Олыяз авылыннан Хөмәйрә Галиуллина газета укучыларыбыз белән әлеге бәйрәм тәэсирләре белән уртаклаша.

Корбанны шушы Мичәнбаш авылында үскән, 1967 елда Төмән якларына китеп төпләнгән Миннегөлсем Миннегали кызы чалдырды. Бәйрәм ашын оештырырга авыл имамы, хаҗи Илсур хәзрәт белән җәмәгате Гөлсинә ханым бик теләп алындылар. Гает намазыннан соң корбан чалынды, бәйрәм табыны корылды. Өстәлләр тәмле ризыклардан сыгылып тора иде, мичтә гает коймагы пеште. Аларны әзерләүдә авылның уңган хатын-кызлары катнашты. Үзбәк ашы шурпа белән пылауны күрше Олыяз авылында яшәүче үзбәк дустыбыз Алиҗан Карәмәт улы әзерләде. Ризыклар телеңне йотарлык тәмле иде. Кунаклар күрше авыллардан да чакырылган, шул исәптән миңа да саваплы мәҗлестә катнашу насыйп булды. Ашка олысы-кечесе, балалар да күп килде. Хатын-кызларга табын мәчет эчендә, ә ир-атларга гыйбадәт йорты алдында әзерләнгән иде. Мәҗлесне Илсур хәзрәт ачып, халыкны бәйрәм белән котлады, аннан соң корбан бәйрәменең әһәмияте турында вәгазь сөйләде. Соңыннан вафат булган дин кардәшләребезнең рухларының шат, исәннәрнең сау-сәламәт булуларын теләп дога кылынды. Бәйрәмгә килә алмаучылар да читтә калмады. Ялгыз карт-карчыкларга, ятимнәргә, урын өстендә ятучыларга күчтәнәчне өйләренә илтеп бирделәр. Бик күркәм чара булды бу, Аллаһы Тәгалә разый булсын! Авылыбызда шундый изге күңелле, динебезне хөрмәтләп, үткәннәрне хәтерләп, авылдашларын хөрмәтләп яшәүчеләр булганда туган төбәгебезнең киләчәге бар дигән сүз, алга таба да изгелектә берләшеп, аралашып яшәргә язсын.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев