“Мичән”дә арыш суктылар. “Контрольный”ны
Хәзер кырларда кабинасына тузан керми торган кондиционерлы комбайннар эшләсә дә, урып-җыюга керешү халык телендә һаман да “уракка төшү” булып калды. Районда менә шушы җаваплы кампания башланырга тора. “Быел иген уңармы?” диючеләрне дә куандырырга була. Уҗым культураларыннан уңыш әйбәт чыгарга охшап тора. Әмма кырдагы түгел, амбардагысы ашлык.
Үстертелгәне түкми-чәчми җыйнап алынсын өчен техниканың эшкә таләп ителгәнчә әзер булуы кирәк. Шул максаттан 15 июльдә районда агросәнәгать комплексын оешмаларындагы ашлык җыю комбайннары, транспорт чаралары Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашында күздән кичерелде. Аларның җитди сынауга әзерлеге 60 баллы шкала буенча бәяләде. Әлеге иң югары күрсәткечкә “Игенче” җәмгыяте иреште. “Мөхәммәтшин” хуҗалыгында “Комбайннар парады” – 59, “Курсабаш” җәмгыятендә 58 балл белән бәяләнде. Моннан тыш махсус комиссия тагын ике хуҗалыкта булырга өлгерде. Калган хуҗалыкларда урып-җыю техникасының эшкә әзерлеге район авыл хуҗалыгы, дәүләт техник күзәтчелек идарәләре баш белгечләре тарафыннан тикшерелә. Кичә алар “Саба” җәмгыятенең Мичән бригадасында булдылар. Хуҗалыкның үзеннән уракта катнашачак 2008 елгы ике “Акрос” комбайнында бөртек коелырлык урын калмаганмы, ашлык салам белән чыкмыймы, тормоз, сигнал системалары, яктырту фаралары төзекме, янгын сүндергечләр бармы – барысы да җентекләп күздән үткәрелде. Хуҗалыкка кайтканнан бирле Фидаил Сәйфетдинов эшләгән комбайнда күрсәтерлек кимчелекләр табылмады. Алай да бер узелга эретеп ябыштыручы хезмәте кирәклеге ачыкланды. Күгәргән урыннарны буяу кирәклеге турында да әйтелде. “Былтыр да чыгымчылап азапламады. Вак-төякләре була инде. Унике мең центнер ашлык суктырдым. Быел да сынатмаска исәп”,– диде Фидаил. Икенче “Акрос”ның исә быел хуҗасы алышынган. Аны яшь механизатор Расим Низамовка тапшырганнар. Герметиклыгын тикшерү өчен комбайнга салам катыш арыш салып эшләткәч, брезент өстендә бөртекләр хәйран күренде. Комбайнчыга “фартук”тагы тишекне томалау буенча киңәш бирелде.
Иң мөһиме, әлбәттә, кырларда бәхетсезлек очракларына урын калдырмау. “Комбайнга хезмәт күрсәтүме ул, салам тыгылганмы яки башка сәбәпме, кимчелекне бетергәндә двигательне теләсә нинди очракта да сүндерү мәҗбүри. Ургычлар автомобиль юлына чыгып икенче кырга махсус машина озатуында фәкать көндез генә күчерелергә, сигнал утлары янарга тиеш”,– дип кат-кат кисәтте идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Раиф Харисов. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча инспекторы Рөстәм Харисов двигатель янындагысыннан тыш, комбайн салонында да кечкенә генә утсүндергеч йөртү кирәклеген искәртте. Чөнки анда электр чыбыклары күп, яна башласа, зурысын алып менгәнче соң булырга мөмкин. “Уракта чын мәгънәсендә эш белән яну булмый икән, комбайн йә басу уртасында яисә башында туктап калачак. Җиткерелгән йөкләмә бар, кырда ашлык бар. Нинди җитешсезлек табылган, төзәтәсе дә, сигнал көтәсе. Уракта сынатмыйк”,– дип йомгаклады техник карауны хуҗалык җитәкчесе Айзат Шәйхуллин.
Урып-җыюда районда 81 комбайн эшләячәк. Һәрберсенә уртача 315 гектар тирәсе мәйдан туры килә.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев