Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Мин һәм Кызыл китап” ба­­­лалар эшләнмәләре конкур­сы җиңүчеләре арасында райондашларыбыз да бар

Безнекеләрне бел!

 Биоресурслар буенча дәүләт комитеты “Мин һәм Кызыл китап” (“Я и Красная книга”) ба­­­лалар эшләнмәләре конкур­сын­да җиңүчеләрне игълан ит­те. Бәйгедә 447 белем бирү уч­реждениесеннән 2323 укучы катнашты. Аларның эш­лә­­ре­нең геройлары Татар­стан Рес­публикасының Кы­­­­зыл китабына кертелгән үсем­лекләр, гөмбәләр һәм хай­­ваннар иде. Безнең районнан «Татарстан Республикасы Кы­­зыл ки­табына кертелгән хай­­­ван­нар» номинациясендә сә­­­­ла­­мәтлек мөмкинлекләре чик­­­­ләнгән балалар өчен Саба ин­­тернат-мәктәбеннән үз яшь категорияләрендә Никита Орлов, Лев Офицеров, «ТР Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр һәм гөмбәләр» номинациясендә Рузил Гыйлметдинов, Динислам Шәрипов, Камил Сәйфетдинов, Фидәрис Габделхаков I-III урыннарны алдылар. Тамашачы мә­хәббәте буенча призлы урыннар Ил­наз Фәхретдиновка, Раниф Гә­рәевка, Алмаз Хәмидуллинга, Вә­силә Михайловага, Язнур Та­җиевка бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев