Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Мин кояш рәсемен ясыйм» дип исемләнгән асфальтта акбур белән рәсем ясау буенча бәйге

Саба муниципаль районының Эзмә авыл җирлегендә Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре, Россия көнен бәйрәм итү кысаларында, балалар белән асфальтта акбур белән рәсем ясау буенча «Мин кояш рәсемен ясыйм» дип исемләнгән бәйге үткәрделәр.

Бу бәйге балаларның патриотик аңын формалаштыру, үз Ватаны өчен горурлык хисен тәрбияләү, сәләтле һәм талантлы балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелде. Балаларга Россия турында,  аның зур ил булуы,  күпмилләтле халыкларны берләштерүе,  без бер-беребезгә, табигатькә һәм ата-бабаларыбызның мәдәни мирасына хөрмәт белән карарга тиешлегебез турында сөйләнелде.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев