Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Минем дусларым - юл билгеләре"

Хәзерге тормыш хәрәкәткә һәм темпка бай, шуңа күрә урам һәрвакыт көтелмәгән хәлләр белән тулы. Җәйге каникулларда балалар актив, алар кызыксынучан, бер урында тору авыр. Әмма урамда балаларга, юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарына әверелмәсен өчен, бик сак булырга кирәк.

Район балалар китапханәсе "җәйге уку залы" кысаларында балалар өчен "минем дусларым - юл билгеләре"дип исемләнгән мәгълүмати - танып-белү сәгате үткәрде. Әлеге чарада  "Юл Хәрәкәте Иминлеге"нең Саба бүлекчәсе җитәкчесе Ягъфарова Г.Н. катнашты. Гүзәл Назыйф кызы балаларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерде һәм аларны үтәү кирәклегенә игътибар итте. Китапханәче Гарипова А.М. китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде, һәм шул тема буенча асфальтта рәсем конкурсы оештырды.

Фото: instagram.com/sababiblioteka

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев