Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Минем һөнәрем – минем язмышым”

21 сентябрь көнне, Ике басу Арташ авыл китапханәчесе белән Арташ авыл клубы мөдире,балалар өчен, Эшче һөнәрләр елына багышланган, “Минем һөнәрем – минем язмышым” дигән исем астында оешмалар буенча экскурсия оештырдылар.

Әлеге экскурсия барышында ФАП мөдире Раилә Рәшит кызы безне үзенең эш алымнары белән таныштырды, һәр кешенең үз яшенә тиеш булган кан басымнары турында сөйләде һәм кан басымын үлчәп күрсәтте. ФАП мөдире безне изге теләкләрен юллап озатып калды.  Аннан соң без КФХ Гимадиев Рифатның гаилә фермасы белән таныштык. Әлеге фермада якты, чиста иде. Гимадиевлар гаиләсенә уңышлар теләп алга таба юл алдык. Киләсе оешма Фаттаховларның шәһси пилорамы иде, әлеге пилорамда агач яралар һәм поддоннар ясыйлар. Бу оешма 5 елдан артык кешегә хезмәт күрсәтә, аларга әлеге оешмада халыкка хезмәт күрсәтеп озак еллар эшләргә язсын дигән теләк белән кайтыр юлга чыктык. Балалар оешмаларны һәм андагы эшчәнлекне бик кызыксынып карап йөрделәр, кызыксындырган сорауларына җаваплар таптылар.Әлеге сәяхәт балаларга алдагы тормышларында һөнәр сайлар өчен бик кирәк һәм урынлы булды дип уйлыйбыз.

Фото: saby.tatarstan.ru

saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев