Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Минем шәҗәрәм" конкурсының муниципаль туры җиңүчеләре билгеле булды

Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан 2018 елдан башлап үткәрелүче әлеге конкурсның төп максаты - нәсел традицияләрен саклап калу, буыннар бәйләнешен ныгыту, Татарстан һәм гаилә тарихына карата кызыксынуны үстерү, шулай ук укучыларның архив материаллары белән эшләүгә, тарихны һәм туган якны өйрәнү буенча әдәбият укуга җәлеп итү.

Конкурста дүрт яшь төркеме буенча гомуми белем бирү учреждениеләренең 1-4, 5-8, 9-11 сыйныф укучылары һәм 18 яшькә кадәрге һөнәри белем бирүче уку йортлары укучылары катнаша ала иде. Быел район турына барлыгы 39 эш кабул ителгән. Шушы көннәрдә район архивында иҗат эшләрен берничә кешедән торган махсус комиссия бәяләде. Бәйгегә куелган эшләрнең эчтәлеге белән бергә бизәлеше, иҗади ягына да зур игътибар бирелде. Гомуми нәтиҗәләр буенча - беренче яшь төркеменнән Саба гимназиясе укучылары Азалина Гасимованың «Минем шәҗәрәм», Зәринә Кашапованың «Моя родословная», Динә Сираҗетдинованың “Буыннар чылбыры өзелмәс», икенче яшь төркеменнән Азалия Нуриеваның «Моя родословная» эшләре иң яхшылары дип табылды һәм республика этабына тәкъдим ителде. Шулай ук Саба гимназиясе укучылары Сафия Камолова, Аяз Фәтхриев, Айзат Гарипов, Килдебәк мәктәбеннән Динә Хафизова, Мәликә Латыйпова, Рияз Гайнетдинов, Завод Нырты мәктәбеннән Рөстәм Ибраһимов, Самат Хаҗиев, Олы Арташ мәктәбеннән Әмирхан Әгъләмҗанов, Саба аграр көллиятеннән Радик Шакиров конкурсның призерлары булып танылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев