Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

#МинемГеройМинемГаилә: районыбыз каһарманнарын барлыйбыз.

Батырлар даны-мәңгелек

#МойГеройМояСемья
Галяветдинов Исрафил Галяветдинов улы, әниебезнең әтисе, 1918 елның 1 октябрендә Саба районы Түбән Утар авылында туа.
1939 елда ул армиягә алына. 1941 елда ул фронтка мобилизацияләнә. Мәскәү янындагы сугышларда аның снаряд кисәкләре белән аркасы яралана, 2 бармак һәм уң кулның бармагы фаланглары өзелә. Шуңа күрә, 1942 елда ул Куйбышев шәһәре (хәзерге Самара) корал заводын саклау өчен демобилизацияләнә. Ул 1946нчы елда туган ягына кайта, өйләнә һәм фермада склад мөдире булып эшли.
1985 елның 6 апрелендә аңа Ватан сугышының || дәрәҗәсе ордены бирелде.
1994 елның 7 февралендә вафат була.
Без, 7 бала, 19 онык, 30 оныкчык бабабыз белән горурланабыз!
Айсылу Халиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев