Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Миңгәрдә шахмат-шашка турниры

Бүген Миңгәр Сабантуе мәйданчыгында Мидхәт Миңнәхмәт улы һәм Ирек Җәүдәт улы Миңнәхмәтовлар истәлегенә багышлап традицион шахмат-шашка ярышы үткәрелде.

 

Бүген Миңгәр Сабантуе мәйданчыгында  Мидхәт Миңнәхмәт  улы һәм Ирек Җәүдәт  улы Миңнәхмәтовлар истәлегенә багышлап традицион шахмат-шашка ярышы үткәрелде.  Бәйгене  ачу тантанасында башкарма  комитет җитәкчесе  урынбасары  Илнур Котдусов  катнашты. Турнирга Сабадан, Арча,  Кукмара, Теләче, Балтач, Балтач, Мамадыш, Биектау районнарыннан 60тан артык спортчы килгән иде. Ярышлар башланганчы Мидхәт һәм Ирек Миннәхмәтовлар каберенә зыярәт кылынды.

   Ярышлар нәтиҗәләренә  килгәндә,  двоеборьены (шашка-шахмат) Марат Закиров (Кукмара) отты. Илгизәр Хәйретдинов (Шәмәрдән) – 2нче, Альберт Вәлиуллин (Саба) 3нче  урыннарны  алдылар. Шахмат номинациясендә  ир-егетләр арасында  Павел Иванов (Биектау), хатын-кызлар төркемендә Фәридә Зөфәрова (Мамадыш) җиңү яулады.

“Без Мамадыштан 6 кеше   килдек. Үзем мәктәптә биология  укытучысы  булып  эшлим. Җырларга бик  яратам, Шахматны  биш  яшьтән  уйныйм. Миңгәргә дә беренче генә  килүем түгел.  Бу  юлы  уңыш  миңа  күбрәк  елмайды. Җиңүемә бик шатмын”,– дип кичерешләрен  уртаклашты  Фәридә Зөфәрова.

Шашкада Нәзир Дәүләтгәрәев (Килдебәк), Нәкыйп Рәхимов (Сабабаш) һәм Азат Әхмәтов  өчесе дә 7шәр очко җыйдылар. Нәтиҗәдә  урыннарны Бухгольц коэффициенты белән билгеләү Нәзиргә җиңү китерде. Хатын-кызлар арасында Чулпан Габделганиева (Балтач) 1нче булды.

    Ветераннар  арасында двоеборьеда 1нче  урыннарга  Фәнәви  Яруллин (Мамадыш) һәм  Әлфия Йөзмиева (Шәмәрдән) лаек булды.

    Сабалылар  арасында  аерым  урыннар  чыгарылып,  шахматта   Салават Габдерахманов, Дилә  Гайзуллина –1нче, Илһам Нургалиев, Фәния  Шәмсетдинова –2нче, Айдар Ганиев, Кәүсәрия Низамиева 3нче  урыннарны алучылар буларак тәбрикләнделәр. Шашкада Илфат Сөнгатов (1нче  урын), Хәмит Вәгыйзов (2нче  урын), Илфат Ханнанов (3нче  урын) призерлар булдылар. Двоеборье Шамил Галиевны – 1нче, Мөдәррис  Якуповны –2нче, Мәгъсум Галиулллинны 3нче  урынга  чыгарды.  

    Иң  өлкән   катнашучы буларак Хәмит Мөгътәсимов һәм иң яшь уенчы буларак Дилә Гайзуллина (Миңгәр)  билгеләп  үтелде. Турнирны оештыруга Җәүдәт Миннәхмәтов спонсорлык итте. Призерларга Дипломнар, акчалата  призлар, Мидхәт һәм Ирек Миннәхмәтовларның  фотолары  төшерелгән  медальләр тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев