Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Миннән - асфальт юл, сездән - туксан бала»

Районыбызның авыл җирлекләрендә җыеннар төгәлләнде. Шәмәрдән авыл һәм Саба шәһәр җирлекләрендә узган җыеннарда Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин катнашты.

Райондагы зур торак пункт­ларның берсе – 6340 кеше яшәгән Шәмәрдән авыл җир­легендә җыен быел да ха­лыкның зур активлыгы белән узды. Авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев чыгышыннан аңлашылганча, яңа җир участокларында яңа урам­нар барлыкка килсә дә, демографик вәзгыять куанычлы түгел. 2022 елда вафат булучылар саны кимегән, әмма барыбер дә үлем-җитем туучылар саныннан 16га артыграк. Чыгыштан күренгәнчә, халык үлем исәбенә генә түгел, теркәлү исәбенә дә кими. Узган ел күп балалы 30 гаиләгә җир кишәрлекләре бүлеп бирелгән, 14 гаилә чират көтә. Җирлектә кече һәм урта эшмәкәрләр 11гә артып, 150 субъектны тәшкил итә. Зур торак пунктның хәл итәсе мәсьәләләре дә күбрәк булуы аңлашыла. Җыенда күтәрелгән сораулар арасында «Шәмәрдән-2»нең Садовая урамында бер генә урында электр яктырткычы урнаштырылуы, урамның бер ягыннан урман полосасы сузылуы сәбәпле балалар һәм яшүсмерләр өчен аеруча куркыныч булуы турында әйтелгән сорауга Айдар Гәрәев җавап биреп, әлеге проблеманың агымдагы елның 1 апреленә кадәр үтәләчәгенә ышандырды. Шулай ук «Шәмәрдән-2»дә яшәүчеләрнең кәрәзле элемтәнең начар тотуын, бу мәсьәләдә ярдәм итүләрен сораган мөрәҗәгатьләрен тыңлап, Рәис Миңнеханов авыл җирлеге башлыгына йорт хуҗалыкларының һәм ан­да яшәүчеләрнең саны күрсәтелгән заявка язарга кушты. Бу мәсьәләдә башка авыл җир­лекләренең тәҗрибәсен өйрәнергә кирәклеген ассызыклады. Балаларның һәм хез­мәткәрләрнең куркынычсызлыгы өчен мәктәпкәчә уч­реждениеләргә көндезге каравылчы яки домофонлы капка урнаштыру буенча да сорау яңгырады. Район мәгариф бүлеге начальнигы Илфат Ша­киров финанс чаралары районның барлык балалар бакчаларында да әлеге мәсьәләне хәл итәргә мөмкинлек бир­мәвен, Байлар Сабасында ике мәктәпкәчә учреждениегә рай­он бюджеты хисабыннан бүленүен әйтеп узды. Елдагыча, бу җыенда да юллар мәсьәләсендә сорау булды. «Шәмәрдән-2» урамнарында юл­лар бик начар хәлдә булуына кагылышлы сорауга җавап итеп, Айдар Гәрәев 2023 елга Ключевая, Цветочная, Озерная урамнарына вак таш салу планга кертелгәнлеген әйтте.

«Сез сораган әйберләр зур чыгымлы булса да, алар ни­гездә үтәлеп бара. Әмма нинди зур торак пунктта балалар аз туу борчый. Иң зур байлык – балалар. Райондагы өстәмә табыш белән без бөтен мөмкинлекләрне булдырырга тырышабыз. Сез сораган элемтәне, юлны да хәл итәрбез. Әйдәгез, шулай итеп килешәбез: ел дәверендә сез­дән 90 бала, миннән «Шә­мәрдән-2»не тулаем асфальтлау, кәрәзле элемтә булдыру. Мин моның өстендә бүгеннән эшли башлыйм. Сез дә керешегез», – диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев