Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Мишәр кызына өйләнгән егет пенсиягә биш ел алдан чыга ала”

Милләтең кем, әфәндем?

Татар, мишәр, нугай, типтәр, керәшен һәм тагын әллә  кем. Болар бит барысы  да нигездә татарлар.  Бу исемнәр  каян   килеп  чыккан – аларны  ачыклауны  галимнәребезгә  калдырыйк.  Ә мин  аларга  бәйле кызыклы вакыйгаларга гына тукталыйм.  Моны башка районнан   килеп, Сабада яшәгән кешедән ишеттем. Армиядә частька  яңа килгән солдатларны барлау бара: “Фамилия?” “Сираҗиев”. “Нация?” “Мишар”. “Что такое  мишар?” “Товарищ  командир. Мишар это первый  сорт татарина”,– дип җавап бирә уңган-булган татар егете.

Монысын танышым Идрис  сөйләгән  иде. Туйда яңа гаилә коручыларга тост әйткәндә: “Мишәр  кызына  өйләнгән егет пенсиягә биш  ел  алдан  чыга  ала”,– дип шаярткан бу. Мәҗлестән соң мишәр туганнары  чүттән генә  кыйнап атмаганнар  моны.   

Монысы  мәзәк.  Ике ир-ат  оҗмах  капкасы  төбендә торалар. Берсен мишәр хатынына  түзеп   яшәгәне  өчен шунда  ук  кертеп  җибәргәннәр. Икенчесенә,  сиңа  тәмуг, дигәннәр. “Ничек инде,– дип  ярсыган  анысы.–  Минем ике хатыным да  мишәр бит”. “Ике  мишәр хатынына  түзеп торган  кешегә тәмуг та оҗмах тоелыр”,– дип җәннәт  сакчысы  аны  кире  борган.

Ә бит  уйлап карасаң,  аларның эш-гамәлләре, дуслыклары,   күр­ше­лекләре ихлас һәм  эчкерсез. Ялгызыңны  авырлыкта  калдырмаслар, кемгә нинди ярдәм  кирәк, булышырга-җайларга тырышачаклар. Мин  бу   сүзләрне   күршемдә генә  шундый  кешеләр  яшәгәнгә  ышанып   язам. Аларга  йомышым гел дә чыгып тора. Ник  бер кире   сүз  ишетим!  Хәзер  йөгереп  кереп  җитә.

Югарыдагы  түрәләр  арасында  да мишәрләр юк  түгелдер әле.  Аларга хөрмәтем  зур.  Шуларны  уйлап,  алдагы   көннәремә дә олы  ышаныч белән  кереп барам.

Мәгъдәнур Гатауллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев