Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәктәпләр дә үзгәрә, шәһәр һәм торак мохите дә

Илебездә өстенлекле милли проектлар 2006 елдан ук гамәлгә ашырыла башлаган иде. “Мәгариф”, “Сәламәтлек саклау”, “Торак” программалары нигезендә кешенең социаль ихтыяҗларын тулырак тәэмин итүгә ирешүгә йөз тотылды.

Россия Президентының Май указы (2018 ел) белән 2024 елга кадәр чорга “Кеше капиталы”, “Икътисадый үсеш”, “Тормыш өчен уңай мохит” яңа милли проектлары да тормышка ашырыла башлады. Гомумән, алар халык тормышының барлык өлкәләрен колачлый. Илкүләм проектлар киләчәккә булган планнар гына түгел, ә үсеш мөмкинлекләренең кешеләргә ачык булуын күрсәтү.

Милли проектлар нигезендә районыбызда зур эшләр башкарыла. Шушы максатка бүленгән финанс чаралары күп кенә өлкәләрне колачлый. Мисалга, 2021 елда “Заманча мәктәп” милли проекты кысаларында гимназия, Саба аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү интернат-мәктәбе, Югары Симет һәм Олы Шыңар урта мәктәпләре базасында «Үсеш ноктасы» («Точка роста») гуманитар һәм цифрлы профиль белем бирү үзәкләре гамәлгә кертелде. Әлеге проект өчен федераль бюджеттан 3,480 миллион сум акча бүленде.

“Проект нигезендә химия (биология) һәм физика кабинетлары, лаборатория ремонтланды. Заманча цифрлы демонстрацияләү һәм лаборатор җиһазлар, шулай ук ноутбук, күп функцияле җайланмалар (МФУ) алынды. Яңа җиһазлар, элеккеләреннән аермалы буларак, лабораториядә тәҗрибәләр үткәрү барышын экранга чыгару мөмкинлеге дә бирә. Моннан тыш кабинетлар механикалаштыру һәм робот техникасы җыелмасы белән тулыландырылды. “Үсеш ноктасы” белем бирү сыйфатын яхшыртуга шартлар тудыра, укучыларның физика, химия, биология фәннәре белән кызыксынучанлыгын арттыра. Җиһазлар дәрестән тыш чараларда да кулланыла. Максатыбызның тагын бер юнәлеше – укучыларга табигый-фәнни һәм техник юнәлештә өстәмә белем алуга юл ачу”, – ди Югары Симет урта мәктәбе директоры Рафис Гарифуллин.

Шулай итеп, цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләре авыл мәктәпләрен технологик белемне камилләштерүдә төп драйверга, заманча үсеш брендына әйләндерә. Робот-манипуляторлар, LEGO-роботлар, электрон схема җыелмалары – боларның барысы белән дә балалар “Заманча мәктәп” милли проекты ярдәмендә таныша. Бу алар өчен үзләрен командалы эштә күрсәтү өчен дә бик яхшы мөмкинлек.

«Мәгариф» милли проектының төбәк өлеше булган «Һәр баланың уңышы» (“Успех каждого ребёнка”) федераль проекты кысаларында исә авыл җирендә урнашкан гомуми белем бирү оешмаларында физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру чаралары гамәлгә ашырыла. 2021 елда федераль бюджеттан 1,295 миллион сум акча бүленеп, «Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп-интернатының спорт залы капиталь ремонтланды. Әлеге проект өчен республика бюджетыннан да 304 мең сум бүленде.

“Эш югары сыйфат белән башкарылды. Кулланылган барлык төзелеш материаллары балалар сәламәтлеге өчен куркынычсыз һәм зарарсыз. 2021 елның 1 сентябреннән укучылар яңартылган мәктәп спорт залында шөгыльләнә башладылар. Укучыларның сәламәтлеген ныгыту максатыннан мәктәбебездә спорт клубы эшли. Әлеге клуб кысаларында “Волейбол”, “Баскетбол”, “Олимпийцлар”, “Ак ладья” түгәрәкләренә йөрүче укучылар төзекләндерелгән спорт залында шөгыльләнеп зур уңышларга да ирештеләр. Ярышларда катнашып призлы урыннар алдылар. Шулай ук хәрби-патриотик юнәлешкә караган чаралар да мәктәбебез спорт залында бик матур итеп уздырыла”, – дип проектка нигезләнгән эшчәнлек белән таныштырды мәктәп директоры Валентина Кәримуллина.

 

undefined

Милли проектларны тормышка ашыру 2022 елда да дәвам итә. Капиталь төзелеш бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, “Сәламәтлек”, “Торак һәм шәһәр мохите”, “Имин һәм сыйфатлы юллар”, “Экология” милли проектлары кысаларында Юлбатта ФАП төзү, Сабаның З.Йосыпов урамындагы паркның 3нче чиратын кору, Шәмәрдән–Казан юлын ремонтлау, авария хәлендәге торакта яшәүчеләрне яңа фатирларга күчерү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев