Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә күчтәнәч пакетлар таратылды
Бүгенге көндә Саба шәһәр җирлегеннән 18 егет мобилизацияләнеп, 10 егет контракт нигезендә махсус хәрби операциядә катнаша. 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне уңаеннан муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов инициативасы белән аларның гаиләләренә азык-төлек тутырылган күчтәнәч пакетлар өләшенде.
Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов һәм Саба шәһәр җирлеге Советы депутатлары үз округыннан булган махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән аралаштылар, хәл-әхвәлләрен белештеләр.
«Ирем 26 сентябрьдә мобилизацияләнеп китте. 4-5 көнгә бер хәбәрләшеп торабыз. «Барысы да тәртип. Борчылма», дип гел юатып тора. Һәрдаим игътибар үзәгендә тотулары өчен район җитәкчелегенә бик зур рәхмәт»,- ди тормыш иптәше Алия Мөхәммәтсабирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев