“МОНДЫЙ БӘЙГЕНЕ КӨТМӘГӘН ИДЕК”
Саба гимназиясендә әлерәк кенә “Ата-аналар форумы” үткәреп, “Тату сыйныф серләре” бәйгесенең муниципаль этабында җиңүчене игълан иткәннәр иде.
Инде узган җомгада бирегә республиканың Әтнә, Арча, Кукмара, Балтач һәм Теләче районнарыннан конкурсның зона турында катнашу өчен килделәр. Ата-аналар комитетларын берләштергән командаларның нык әзерләнгәннәре гимназиянең спорт залында оештырылган күргәзмәләрдә үк ачык күренде. Иҗат эшләре, портфолио, стена газеталары, фотоальбомнар, грамоталар, кубоклар – барысы да тату сыйныф тормышы турында сөйли. Кукмараның 4нче мәктәбе укучылары үз районнарының һөнәрчелеген чагылдырган миниатюр итекләр күргәзмә әзерләгәннәр иде. Укучы кызлар Сабага килгәч тә, сувенирларга бизәкләр төшерү белән мәшгуль булып, тәрбиянең хезмәттән аерылгысызлыгын расладылар. Әтнәлеләр дуслык, милли тарихны язган мәгърифәтче якташлары Шиһабетдин Мәржани тематикасын сайлап алганнар, ә балтачлылар яшь буында техник иҗатка омтылыш уятуны беренче планга чыгарганнар.
Командаларга уңышлар теләп, сәламләү сүзен Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов җиткерде. Ул ата-аналар комитетларының белем бирү учреждениесе белән һәрдаим элемтәдә торып, хезмәттәшлек иткәндә барлык мәсьәләләрнең чишелеш табачагын, тәрбияләүдә һәм белем бирүдә уңышлы эшчәнлеккә юлның балаларның булдыра алачагына ышанудан башланганлыгын билгеләп үтте. Мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек җитәкчесе Жанетта Соркина әлеге чараны бер юнәлештә хәрәкәт итүче, уртак максатны күздә тоткан тату, ныклы, иҗади укучылар, педагоглар һәм ата-аналар гаиләсе бәйрәме дип атады, кунакчыллык өчен район хакимиятенә рәхмәт белдерде. “Бәйрәм конкурс процедураларын да үз эченә ала. Сез ике катлаулы этапны уңышлы уздыгыз. Бүгенгесен финалга трамплин дияргә була. Барыгызга да җиңү телим”,– диде ул...
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев