Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мошенник телефон аша гына сабалыларның акчаларын кулга төшергән

Банк картасындагы цифрларны, мошенниклар нинди генә дәлилләр китермәсеннәр, беркайчан да, беркемгә дә әйтмәгез.

Июнь аенда билгесез  ке­ше алдау юлы белән  абонент номерыннан  файдаланып, Ми­чән­баш авылында  яшәү­ченең  10  мең  сумга  якын акчасын кулга төшергән.

Шулай ук билгесез  кеше, үзен  банк  хезмәткәре итеп   күрсәтеп, Тимершык  авылында  яшәүчегә  аның картасыннан акча  салдырырга  җыенулары турында әйтә һәм бу хәлгә  юл  куелмасын  өчен телефонына махсус  кушымта урнаштырырга тәкъдим итә. Нәтиҗәдә мошенник тозагына төшүче 40  мең  сумга  якын  акчасыннан колак кага. РФ Эчке эшләр министрлыгының Саба районы  бүлеге  гражданнарны мошенниклардан сак булырга  кирәклеген искәртә.   Әгәр сезгә  счетларда булган акчагызга карата законсыз гамәлләр кылынуы турында хәбәр итәләр икән, шунда ук сөйләшүне өзәргә һәм турыдан-туры банкның кайнар линиясенә (алар банк картасында күрсәтелгән) шалтыратырга кирәк. Банк  картасындагы  цифрларны, яшерен  кодларны мошенниклар нинди генә ышандырырлык дәлилләр  китермәсеннәр,  беркайчан да, беркемгә дә  әйтмәгез.

Людмила Юзеева, штаб начальнигы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев