Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мошенниклар сабалыларның зур суммада акчаларын үзләштергәннәр

Полиция хәбәр итә

  Кем икәнлеге ачыкланмаган  кеше билгесез урыннан  торып, чит милекне  кулга төшерү  максатында,   алдау ысулын  кулланып,  5G челтәрен көйләү  сылта­вы белән Г. ның   ышанычын   яулап, “Тинь­кофф банк”  счетындагы  1251398  сум  ак­часын  урлый.

 Шулай ук кемлеге ачыкланмаган  кеше, билгесез урыннан  торып, явыз нияттән З. исеменә теркәлгән “Госуслуги” сервисына үтеп  кергән һәм профильдәге  компьютер мәгълүматының блокировкалануына  китергән.

 Кем икәнлеге ачыкланмаган  кешеләр  билгесез урыннан  торып “Ватсап”, “Телеграм”,  “Скайп” мессенджерларын  һәм тиз мәгълүмат  алмашу чараларын кулланып, үзләрен “Анатолий”, “Евгений” дип таныштырып  “Lyardorpi” блокер  сервисы  аша табыш  алу  сылтавы  белән  Г.ның  бик  зур   күләмдә – 3125100  сум акчасын урлаганнар.

 Кем икәнлеге ачыкланмаган  кеше билгесез урыннан  “Телеграм” мессенджерын  кулланып “Аналитика Е-Инвестиций”   сер­­висы  аша табыш  алу тәкъдим итеп, Х.ның 120000  сум акчасын  үзләштергән.

 Ф., аңлы рәвештә, табыш алу нияте белән Байлар Сабасында урнашкан  "Сухофрукты»" кибете эчендә  яшерен рә­вештә М.ның 5000 сумлык акчасын урлаган.

Ачыкланмаган урында билгесез кеше, мо­шенникларның гамәлләренә каршы төшү сылтавы белән, Интернет һәм мессенджерлар ярдәмендә, Н.ның ышанычыннан  явызларча файдаланып, 190 мең акчасын урлый.

Әлеге  фактлар буенча  җинаять  эшләре  кузгатылды.

Районда яшәүчеләр игътибарына! Әгәр  сезгә билгесез  кешеләр шалтыратып, ниндидер сервислар аша акча эшләргә, табыш  алырга тәкъдим итәләр икән, аларга беркайчан да ышанмагыз.  Шунда ук сөйләшүне өзәргә кирәк.  Югыйсә  суммаларда  зыян киләчәген   сизми дә калырсыз.  Бушлай  сыр  тәбедә генә була. Банк  картасындагы  цифрларны, яшерен кодларны мошенниклар нин­ди генә ышандырырлык дәлилләр  ки­термәсеннәр,  беркайчан да, беркемгә дә әйтмәгез.

Диләрә Кәримова,

Эчке  эшләр министрлыгының Саба бүлеге штаб начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев