Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мошенниклар шалтыратса, ничек җавап бирергә?

“Төнге сәгать 12 дә телефон тавышы 60 яшьлек ханымны йокысыннан уятты. Трубкада үсмер егетнең еламсыраган тавышы ишетелде: “Әни, ярдәм ит. Мин кеше ялгышлык белән кеше үтердем. Хәзер синең белән полицейский сөйләшәчәк”.

–Альберт, бу синме?! – дип кычкырды коты алынган Регина. Дулкынланудан аның куллары калтырый иде.

Әйе, бу мин, – диде таныш тавыш. –Мин трубканы тапшырам...

-Сезнең улыгыз кеше бәрдереп үтерде, - дип кырыс тавыш белән хәбәр итте үзен полиция хезмәткәре дип таныштырган кеше.

Регина сүзләренчә, барысы да ышандырырлык булып күренде. Ир кеше чыбыкның икенче башында үзенең фамилиясен һәм исемен атады. Хәзер аның улына кырыс җәза яный, дип өстәде ул. Өстәвенә, төнлә, шундый куркыныч хәбәрдән соң, аның уйларга вакыты юк иде.

-Без бу мәсьәләне хәл итә алабыз, - дип дәвам итте кырыс “полицейский”. Сез миңа кәрәзле телефоныгызның номерын әйтегез, ә өй телефонын сүндерегез. Регина, аңа нәрсә куштылар,барысын да эшләде.

-Әнкәй, минем төрмәгә утырасым килми! Зинһар, барысын да эшли күр.

-Акчагызны әзерләгез дә, адресыгызны әйтегез, - дип боерды “хокук тәртибе вәкиле”.

-Ләкин минем өемдә нибары 20 мең генә, - диде Регина, пышылдап.

-Начар түгел, - дип тынычландырды “полиция хезмәткәре”.

Регина шикләнеп, икенче номердан улына шалтыратырга булган һәм аның белән сөйләшкәндә улы белән бар да яхшы икәнен белгән! Трубканы тиз генә ташлаган, бүтән сөйләшмәгән, шуның белән акчасыннан әздән генә колак какмаган!”

 Бу язманы безгә район эчке эшләр бүлегеннән оперуполномоченный Руслан Закиров җибәрде. Тормыш чынбырлыгы түгел дип уйлый күрмәгез. Узган атнаның 3 декабрендә безнең өйдә дә төнге сәгать 1дә телефон шалтырады. Трубканы тормыш иптәшем алды. Әмма телефондагы “Мама! Помоги! Я нечаянно убил человека” дигән сүзләрне үзем дә ишеттем. Хатыным “У меня нет сына” диде дә, трубканы куйды. Мин булсам, тагын да катырак итеп әйткән булыр идем һәм башкаларга киңәш шул.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге гражданнарны аек акыл белән эш итәргә чакыра, чөнки полиция хезмәткәрләре беркайчан да мәсьәләне "урында" хәл итәргә тәкъдим итмәячәк. Болар барысы да алдакчылар эше. Таныш булмаган кешеләргә акча тапшыру турында уйлый да күрмәгез. Мондый вакытта туганнарга шалтырату яхшырак.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев