Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Мөхәммәтшин” хуҗалыгындагы кебек эшләргә кирәк

Бүген Иске Икшермә мәдәният йортында район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашында терлекчелек тармагында 2023 ел йомгакларына багышланган киңәшмә булды

 

   Бүген Иске Икшермә  мәдәният  йортында  район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашында терлекчелек тармагында 2023 ел йомгакларына багышланган  киңәшмә булды. Чарага хуҗалык җитәкчеләре, зоотехниклар, бухгалтерлар-икътисадчылар  чакырылган иде. Киңәшмәдә район терлекчелегенең  еллык   күрсәткечләре белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Илшат Нурмиев таныштырды. Хисап  чорында  районда барысы 1091517 центнер  сөт (үсеш –105%), 50811 центнер сыер ите (103%), 99891 центнер  дуңгыз ите җитештерелгән. Сыерларның продуктлылыгы 8780  килограмм, тәүлеклек  артым 898 грамм тәшкил иткән. Барысы 13848 бозау  алынган, шуның 9182е  сыерлардан.  Һәр 100 сыерга  75 бозау туры   килә.  Яхшы күрсәткеч 80-85 булырга тиеш. “Явлаштау” бригадасында исә 100 сыердан нибары 41 бозау алынган. Гомумән, 12 хуҗалыкта  саннар мактанырлык булмаган. Бер сыерның бозаусыз калуы гына да көненә якынча өч литр сөтне югалту дигән сүз. Шуның белән бергә бу – акча югалту, хуҗалыкка килгән икътисадый зыян.

“Кемнең ничек эшләгәне сыерларның бозаулавы таблицасыннан бик яхшы күренә. Әйтик, “Тимершык” бригадасы бер  сыердан ике  елга  бер бозау  алган булып чыга. “Килдебәк”неке дә, “Туктар”ныкы да шул. Бу каплату да, контроль дә начар оештырылган дигәнне аңлата”,– диде район  авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек  идарәсе  начальнигы Гафур Хәсәншин.

  Аннары терлекчелектә еллык эш тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен сүз “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Зөфәр Зиннәт улына бирелде. Рәис Миңннеханов  аның тармакка  җентекләп ясаган  анализын  өтеренә  кадәр  өйрәнергә тәкъдим итте. Икътисадчыларга  алдагы киңәшмәләрдә үзләрендәге эш күрсәткечләрен “Мөхәммәтшин” хуҗалыгыныкы белән  чагыштырып  чыгыш ясарга әзерләнергә  кушты.

Тулырак "Саба таңнары" газетасында.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев