Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Муса Җәлил каһарман шагыйрь” – батырлык дәресе

Юлбат мәдәният йортында китапханә белән берлектә Муса Җәлил иҗатына багышланган “Муса Җәлил каһарман шагыйрь” – батырлык дәресе үткәрелде.

Укучыларга шагыйрьнең иҗаты һәм тормышы турында сөйләнде, презентация күрсәтелде. “Муса Җәлил эзләре буйлап” темасына викторина үткәрелде. Укучылар сорауларга җаваплар бирделәр, әдипнең шигырьләрен укыдылар.

Шулай ук Юлбат авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә  «Балачак» балалар бакчасында Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, “Муса Җәлил –балаларның  дусты”  дип исемләнгән шигьри сәгатъ уздырды.  Шагыйрьнең балачагы, тормышы, иҗат юлы турында әнгәмә үткәрелде. “Герой-шагыйрь“дип исемләнгән күргәзмәдәге китапларга күзәтү уздырылды. Китаплардан шушы чор яшендәге балалар өчен язылган шигырьләр укылды. «Кызыл ромашка» шигыре буенча тематик рәсем ясау оештылылды.  Балалар шагыйрьнең шигырьләрен бик игътибар белән тыңладылар, чөнки аның шигырьләре туган илне,табигатьне, хезмәтне сөяргә өйрәтә. Юлбат авыл җирлеге.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев